Мультиварканы отырмын, әбием!

Якшәмбе. Кич. Өй эшләремне барлап утыруым. Сәгать уклары 17:55не күрсәтә. Шулчак күрше бүлмәдән әбием керә дә, “Кызым, ТНВны ач тизрәк , “Башваткыч” башлана!”, — ди. Бу сүзләрне беренче кат кына ишетүем түгел, чөнки бу хәл атна саен кабатлана бездә. Тиз генә барып телевизорны ачам. Аннан башлана инде…

Сиксәнне тутырган әбекәйнең, уенчыларга кушылып, сканворд чишеп утыруы, әле алай гына да түгел, алып баручының һәр соравына җавап бирүе күпләргә гаҗәп булып тоеладыр. Ә мин күнеккән. Күнеккән булсам да, өй эшләремне читкә куеп, аның янына чыгып утырам. Шулчак әбием: “Кызым, мин үлгәнче, син дә шунда барып, мультиварка отып кайт инде. Машинасы булмаса да ярый!”, — ди. Ул чакта бу сүзләргә артык исем китмәгән иде. Мин аларны шаярту итеп кенә кабул иткәнмен. Ә чынлыкта… Юк, әбием шаярмаган. Бу аның иң зур хыялларының берсе, ләбаса! Һәм шушы хыялның язмышы минем кулларда…

Әбием хәзер дә “Башваткыч”ның бер генә чыгарылышын да калдырмый. Ләкин якшәмбе көнне 17:55тә телевизор кабызу сеңлем кулында. Ә миңа “Башваткыч”лы, җылы һәм рәхәт кичләрне сагынып искә алырга гына кала. Аның каравы әбиемнең хыялына таба бер адым инде ясалган.

Сүзем “Башваткыч” тапшыруында кунак булып кайтуым турында. Юк, катнашучы буларак түгел. Әлегә. Ул көнне үзебезнең  Журналистика һәм медиакоммуникацияләр  югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралар кафедрасында укучы егет-кызлар – Илгиз Шәкүров, Энҗе Габдуллина һәм Алинә Юнысова өчен җан атарга бардык. Әбием бу турыда ишеткәч, сөенде тагын. Телевизордан җанатарларны да күрсәтәләр бит!

Ә телевидение дигән серле дөньяның эчендә кайнау гаять кызык икән ул. Кәнәфигә утырып, экран артында гына караган чакта тапшыру төшерү шундый җиңел генә үтәдер күк тоела иде. Нәрсәсе бар инде аның! Иң мөһиме – матур итеп елмаерга, имеш. Сүз дә юк, елмаерга кирәк, ләкин ул гына җитми. Бу процесс тау кадәрле сабырлык та сорый икән, чөнки җанатарларга ким дигәндә ике-өч сәгать матур гына итеп утырырга, ә катнашучыларга матур гына итеп басып, һәр сорауга җавап бирергә кирәк. Әллә карап кына утырганга, сораулары артык катлаулы тоелмады. Катнашучылар үзләре дә сынатмады. Актаныш һәм Мамадыш халкы сыната димени?!

Сүз уңаеннан, Илгиз һәм Энҗе – Актаныштан, ә Алинә – Мамадыш кызы. Үзем дә Мамадыштан булгач, кем өчен җан атканымны әйтеп тору кирәк түгелдер. Өстәвенә, Алинә апа белән яхшы гына аралашкангадырмы, белмим, ул көнне үзем уйнаган кебек булдым. Андагы дулкынлану хисләре миндә дә бар иде. Шушы хисләр мине тапшыруны төшереп бетергәнче ташламады…

Кемнең күпме балл җыйганы да, җиңүне кем яулаганы да әлегә сер булып калсын. Шуны гына әйтә алам: студентларыбызның өчесе дә бик матур уен күрсәтте. Һәркайсы үзенчәлекле, һәркайсының үз фикере бар!

Зөлфәт Зиннуровның “Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр!” дигән сүзләре безнең “ирекле” булуыбызны аңлата иде.

Режиссерның соңгы сүзе. Төшерү процессы тәмам. Котлау сүзләре һәм истәлеккә фото.

Шулай итеп, чираттагы кызыклы тәҗрибәмне ТНВда алып кайттым. Бирегә тагын киләм әле мин. Икенче юлы әбиемнең хыялы артыннан киләм!

Лилия Гыймазова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.