«Мы — это мир» медиафорумына гаризалар кабул ителә башлады

«2014-2020 елларда Татарстан Республикасында терроризм һәм экстремизм профилактикасы» программасы кысаларында һәм яшьләр арасында радикаль кәефләрне булдырмау максатыннан «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан 2018 елның 20-23 сентябре көннәрендә «Волга» яшьләр үзәгендә «Мы — это мир!» дигән медиафорум үткәрү планлаштырылган. 

Ул журналистика, дизайн һәм SMM юнәлешләре буенча яшь белгечләр төркемен туплауга, булдыруга юнәлдерелгән. 

Медиафорум программасында белем бирү, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар каралган.

Медиафорум йомгаклары буенча тупланган иҗади төркем тарафыннан «Интернет» челтәрендә эштән һәм укудан соң вакытта иҗади биремнәр форматында уңай контент булдыру эше башкарылачак. Иҗади коллективларның яхшы эш күрсәткән вәкилләрен билгеләү максатыннан акчалата бүләк тә каралган.

Форумда эш командаларда оештыралачак. (Заявка формасы беркетелгән).

Гаризалар 2018 елның 13 сентябренә кадәр wearetheworld.atm@gmail.com почтасына кабул ителә.