Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә плакатлар күргәзмәсе ачыла

4 март көнне 12.00 Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе КФУ мөгаллимнәрен һәм студентларын Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган китап-иллюстратив күргәзмә ачылышына чакыра.

Программада: «ТАССР: гасырга озын юл» китаплар күргәзмәсенә һәм 1920 еллардагы «Совет чорының беренче унъеллыгы»дигән плакатлар күргәзмәсенә күзәтү.

«Чын плакатлар Татар Совет Социалистик Республикасы тарихында катлаулы чорны чагылдыра. Плакатлар Идел буенда ачлык, Гражданнар сугышы тәмамлану, татар алфавитының графикларын үзгәртү һәм индустриализация белән күмәкләшү үткәрү кебек сюжетларны сурәтли. 1920 еллар плакатларының якты образлары төрле ракурсларда гасырлар элек булган вакыйгаларны кабул итәргә һәм ул чордагы үзгәртеп коруларның гаять зур масштабын тоярга мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова.

Катнашу өчен гаризалар (институт исеме, катнашучылар саны) 2020 елның 3 мартына кадәр электрон почта аша кабул ителә: isalmina@kpfu.ru яки 233-71-31 телефоны буенча. Үткәрү урыны: фәнни китапханәнең уку залы. Кремль ур., 35, 4 нче кат.

Китапханә бинасына керү КФУ таныклыклары буенча.

Альберт ГАТАУЛЛИН әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.