Нәүрүз мөбарәкбад!

Нәүрүз – төрки һәм иран халыкларының кояш календаре буенча Яңа ел бәйрәме, яз аеның көн белән төн тигезләшкән көнне – 21 мартта билгеләп үтелә. Ул 2009 елдан ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелә, 2010 елгы БМО Генераль Ассамблеясе карары нигезендә халыкара бәйрәм статусын ала.

“Нәүрүз” фарсы чыгышлы сүз, ул “яңа көн” дигәнне аңлата. Бу бәйрәм төрле илләрдә  һәм халыкларда төрлечә билгеләп үтелә. Мисал өчен, Казахстанда әлеге бәйрәмне аерым бер түземсезлек белән көтеп алалар икән. Бәйрәм казахларда “Наурыз мейрамы” дигән исем йөртә. Зур мәйданнарда юрталар урнаштырып, милли уеннар үткәрәләр, кунакларны төрле ризыклар белән сыйлыйлар. Шулар арасыннан иң мөһиме – Нәүрүз боткасы. Җиде төрле ризыкны катнаштырып әзерләнгән бу бәйрәм ашы “наурыз-коже” дип атала.

Бу турыда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә “Мәдәниятара багланышларда төрки телләр” юнәлеше буенча белем алучы I курс магистрантларына Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты магистрантлары сөйләде. Алар шулай ук казахларның милли киемнәре, милли ризыклары турында да мәгълүмат бирде. Әлеге очрашуның үзенчәлекле ягы шунда иде: анда татар, казах студентларыннан кала, Югары мәктәптә белем алучы төрек, чуваш милләте вәкилләре дә катнашты. Аларның һәркайсы үз илләрендә, төбәкләрендә бу бәйрәмнең кыскача тарихы, үзенчәлекләре турында, Нәүрүз бәйрәмендәге үз гореф-гадәтләре хакында сөйләде. Шуңа күрә әлеге чара төрки халыкларның үзара диалогы төсмерен алды.

Ике вуз магистрантларының очрашуы бик җылы үтте һәм мәгълүматларга бай булды. Әлеге чараны оештырган гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Юсупова фикеренчә, мондый очрашулар төрки телләр юнәлешендә белем алучылар өчен теоретик һәм гамәли яктан аеруча әһәмияткә ия. Алар студентларның төрки дөнья турында күзаллавын киңәйтә, белемнәрен тирәнәйтә, төрки халыкларның үзара якынаюына, фәнни багланышларның ныгуына китерә, төрле илләрдәге гореф-гадәтләр, тәҗрибә белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә.

Очрашуда Казахстан һәм КФУ магистрантлары үзара элемтә адресларын алмаштылар, киләчәктә төрле фәнни-гамәли, мәдәни чараларда аралашырга сүз куештып аерылыштылар.

Алсу Сәлахова, Раушания Нурмөхәммәтова. КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.