Һөнәрең өметлеме?

Мәктәп бусагасын атлап чыкканда һәр яшь кеше тормышындагы иң мөһим адымын ясый – киләчәк һөнәрен һәм шуңа бәйле уку йортын сайлый. Үз фикере булмаган, кем булып һәм кайда эшләчәген күз алдына китерә алмаган, “БДБ балларым кая барырга җитсә – шунда керәм” дип җиңел караган егет-кызлар ахырдан ялгышуларын да аңлап алырга мөмкин. Шулай булмасын өчен, киләчәк һөнәрең турында алдан уйларга кирәк.

Ә безнең уку йортын сайлап, анда белем алып чыккан һәм бүгенге көндә КФУнын төрле факультетларында белем укучылар үзләренең һөнәрләре турында ни уйлый?

Рания Хөсәенова, юридик факультет:
“Мин хәзерге вакытта 2 нче курста укыйм, хокук һәм инглиз теле юнәлешендә белем алам. Алдагы тормышымда чит телләр белүче юрист яки укытучы һөнәре буенча эшләрмен, дип уйлыйм. Киләчәктә кешеләргә кирәкле һәм файдалы булырга язсын, чөнки хәзерге кондә үз һөнәрләре буенча эшләмәүчеләр бик күп, мин дә кайчандыр үземне бөтенләй башка юнәлештә күрә идем. Чит телләр өйрәнәсе килү мине бирегә алып килде.”

Эльвира Гайнетдинова, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты:
“Төгәл генә хәтерләмим, 7-8нче сыйныфта укыган вакыт булды микән, журналист һөнәренә мәхәббәтем уянды. Шуннан башлап, әлеге профессия белән чын-чынлап кызыксына, бөтен нечкәлекләренә төшенә башладым. Журналистикага карата көннән-көн якыная барам, дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Чөнки үз эшеңне яратып, күңелеңне биреп эшләгәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була. Алган белемем мине эш белән тәэмин итә алыр дип уйлыйм, бүген талантлы, үз эшенең остасы булган журналистларга, бигрәк тә татар журналистларына матбугат кытлык кичерә.” 

jurnalist

 

 

 

 

 

 

 

Руфинә Гатауллина, маркетолог:
“Маркетология бүлеген бетердем. Кызганыч, бүгенге көндә ул һөнәрдә эшләмим. Тик бу әле маркетолог һөнәре җәмгыятькә кирәкми дигән сүз түгел.Укуымны тәмамлагач, берничә җиргә резюмены җибәрдем дә, беренче чакырган җиргә урнаштым, шулай килеп чыкты.”

Fotolia_52973845_Subscription_XXL

 

 

 

 

 

Айсинә Фәйзрахманова, Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты: 

“Бүгенге көндә мин магистратурада укыйм. Бакалавриатны бетерүгә, эшкә урнаштым, уз һөнәрем буенча эшлим. Эшем бик ошый, үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм. Программистлар киләчәктә дә җәмгыять өчен бик кирәк булачак дип саныйм, чөнки мәгълүмати технологияләр тормышыбызга торган саен ныграк урнаша бара.”

Алмаз Гафиятов, журналист:

Бүгенге көндә укып чыккан һөнәрем буенча эшлим, «ТНВ» телеканалында спорт редакциясен житәклим. Үз эшеңдә даими камилләшеп, белем алуны дәвам итеп торганда, яратып эшләгәндә генә җәмгыятькә файда китерә алачаксың.

Гөлсу Төхвәтуллина, Физика институты:
“Мин укытучы булырга әзерләнәм. Әлеге өлкә мине кечкенәдән үзенә җәлеп итеп торды. Урта мәктәптә физика укытучылары аз, шуңа күрә эшсез калмам, дип уйлыйм.

Strat

 

 

 

 

 

 

Кристина Абросимова