Намус кушуы буенча…

Кешенең табигате шулай корылган ки, аны вакытыннан алда мактасаң, ул сәләте булган өлкәдә ялкаулана башлый яки, аннан да яманрагы, әлеге өлкәгә тәмам кызыксынуын югалта.
Бу фикергә мине дустым китерде. Ул болай диде: «Кечкенә чагымда мине бию түгәрәгенә бирделәр. Беренче дәрес ахырында укытучым миннән «Син моңарчы бию түгәрәгенә йөргәнең бар идеме әллә?», дип сорады. Минем, әлбәттә, йөргәнем юк иде. Икенче тапкыр инде мин ул түгәрәккә бармадым. Мин болай да шәп биим ич, янәсе! Карате түгәрәгенә бару тарихы да шулай тәмамланды. Мин менә икенче дистәнең теге ягына чыктым. Бии беләм, үз-үземне яклый алам дип чыктым инде, ә бии дә, сугыша да белмим. Нәрсә әйтәсем килә: мактау сүзен ишетү белән тырышлыкны киметергә ярамый икән. Камиллекнең чиге булмаган кебек, кешене дә бик озак күкләргә чөяргә була. Сәбәпле һәм сәбәпсез. Менә син укытучы буласы кеше. Мактасаң да, кешенең үз-үзенә ышаныч уятырлык дәрәҗәдә генә макта».
Мин үземне белә башлаганнан бирле зур кеше булырга хыялланам. Сүз газета-журнал битләрендә макталучы, күкрәк киереп сәхнәләрдә басып торучы, Казан урамнарыннан тантаналы процессия белән узучылар турында түгел. Тәрбиям, дөньяга карашым тудырган зур кеше образы чын Кеше төшенчәсе белән тәңгәл килә; чын кеше исә – көчле кеше…акыл көче, ихтыяр көче, намус көче, ышану көче һәм йөрәк көче. Тик тормышта һәрчак куйган идеалларыңа гына тугры калып булмый икән. Үз сүзендә нык торырга вәгъдә бирүчеләрне шәһәр йота бара. Ул барын да җимерә: хыялларны, идеалларны, самимилекне. Шәһәр зурлыкны ярата: зур йортлар, зур машиналар, зур кибетләр. Зур Кешеләрне яратмый (Әйе, бу урында сүз зур акчалар белән уйнаучы зур кешеләр турында түгел). Һәртөрле зурлыкларга корылган дөнья намус кушканча түгел, замана кушканча яшәргә өйрәтә. Алай да үзеңнең көчсезлегеңне шәһәрнең усаллыгына гына сылтау дөрес булырмы икән?
Күптән түгел мин «зур кеше» булдым, дөресрәге, мине « зур кеше » дип атадылар. Мин охшарга теләмәгән «зур кеше» дип. Ни өчен икәнен төгәл белмәсәм дә, моның нигә нәкъ менә минем тарафка әйтелүенә төшенә идем. Бу – намусым кушканча түгел, нәфесем, бәлки, салкын акылым кушканча эш итүемнәндер. Шул вакытта үземне түгәрәк идеалларына хыянәт иткән өчен куып чыгарылган «Зур Кешеләр» түгәрәге әгъзасы итеп тойдым һәм, хисләр төенчеген алып, тулай торакка кайтып яттым. Уйлар бер-бер артлы килә торды. Хәзер инде төгәл беләм: зур кеше түгел, көчле Кеше буласым килә икән.

P.s. Вакытында кәгазь битенә төшерелмәгән фикерләр төннәрен бимазалый. «Зур кеше» булганнан бирле шактый вакыт үтсә дә, намусым һәм бунтарь йөрәгем бүгенгәчә әлеге хәлгә ачыклык кертүне таләп иттеләр (мин бит хәтерлим: намус көче, йөрәк көче). Нәтиҗәдә, фикерләр эзлеклелеге булмаган язма «туды». «Татарчалап әйтсәм», да простит меня читатель!

Исемсез студент