Нефть һәм газ тармагында эшләүче Россиянең алдынгы хезмәткәрләре Казан (Идел буе) Федераль университетының геология, нефть һәм газ институтында квалификация үстерде

8 июньдә геология, нефть һәм газ институтының өстәмә белем бирү, сыйфат менеджменты һәм маркетинг үзәгендә 18 кеше квалификация үстерү курсларын тәмамлады. Алар арасында Gazprom EP International B.V, «Татнефть», «Лукойл-Инжиниринг», «Сургутнефтегаз», «Төмән нефть фән үзәге» хезмәткәрләре бар.

Биш көнлек курсларда 4 программа буенча укыту оештырылды. Бу – «Бораулау вакытында геонавигация», «Практик гидродинамик модельләштерү», «Пластлы флюидларны тикшерү: пробаларны алу, модельләштерү», «Углеводлар табылучы урыннарның гидродинамик модельләрен ясау, куллану һәм сыйфатын билгеләүне заман таләпләренә туры китерү».

Тыңлаучылар теоретик белем алудан тыш, уникаль җиһазларга бай булган университет лаборотиясе белән дә танышты.

«Өстәмә белем алу максаты белән янәдән-янә безгә килүчеләрне күрү икеләтә күңелле», – дип сөйләде геология, нефть һәм газ институтының өстәмә белем бирү, сыйфат менеджменты һәм маркетинг үзәге директоры Илдус Чукмаров.

«Халык алды акционерлык җәмгыяте «Татнефть»нең дүрт хезмәткәре бездә квалификация үстерде. Алар арасында икенче, хәтта өченче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр бар», – дип уртаклашты Илдус Чукмаров.

Әдилә Галимова әзерләде.