«Нескучная литература» конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Казан федераль университеты студентларын һәм укытучыларын мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар һәм педагоглар өчен үткәрелә торган «Нескучная литература» Бөтенроссия иҗади конкурсында катнашырга чакыралар.

Конкурсның төп максаты – белем бирү процессында катнашучыларның әдәби-сәнгать иҗатын саклау һәм үстерү. Конкурс «Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Эшләр тематикасы – Россия халыкларының әдәби мирасы.

Студентлар берничә номинациядә катнаша ала: «Актерлык осталыгы», «Вокал һәм музыкаль иҗат», «Декоратив-гамәли иҗат», «Балалар тикшеренү һәм фәнни эшләре, проектлар», «Әдәби иҗат», «рәсем», «Фотография һәм видео», «Хореография».

Педагоглар өчен «Декоратив-гамәли һәм сынлы иҗат», «Бүлмәләрне, сыйныфларны, участокларны, территорияләрне бизәү», «Педагогик проектлар», «Бәйрәмнәр һәм чаралар сценарие», «Иҗади һәм методик эшләнмәләр», «Фотография һәм видео» номинацияләре билгеләнгән.

Конкурска эшләр 15 майга кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр конкурсның рәсми сайтында 30 майдан да соңга калмыйча урнаштырылачак.

Чыганак: https://media.kpfu.ru/news/neskuchnaya-literatura-konkurs-dlya-studentov-i-pedagogov

Лилия ТУКТАРОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.