Әни – дөньяда иң газиз кеше.

Әнием мине якты дөньяга тудырганда, кулларына алып, шатланып “балам” йөрәк җимешем диеп сөйгән. Өченче баласы кыз булып туганга, ул бик шатланган. Киләчәктә ярдәмчем, сердәшчем, булышчым булыр дип юраган.

Әнием миңа кадәр ике абыемны үстергән, тәрбияләгән, еллар үтү белән, аларны мәктәпкә озаткан. Әниләр турында нинди генә җырлар җырланса да, нинди генә шигырьләр сөйләнсәдә, әниләрне нинди генә биеккә күтәрсәктә, бу бик аз. Әни кеше сине бишектә чагыңда алып, син үсеп җиткәчтә, хәтта үзең әни булгач та, сине кайгырта. Берәр җиргә китсәң, тамагы ачмады микән, өшемәдеме, җил-яңгыр тимәдеме дип кайгыртып тора. Ерак юлга чыксаң, исән-сау кайтсын дип, изге теләкләр тели. Тормышыңда уңышка ирешсәң, шатлана, куанып туя алмый, ә куңелсезлекләр килеп чыкса кайгыра. Миндә әниемне өзелеп яратам. Ул минем өчен дөньяда иң матур,иң акыллы кеше. Әнием минем өчен барысына да әзер, җан атып тора. Әнием мине чисталыкка, михербанлы булырга өйрәтә, укуымда да булыша. Бераз авырып китсәм, кайгыра башлый, дарулар ала, үлән сулары эчерә.

Әнием минем бәйрәмнәрне дә бик матур үткәрә белә. Тәмле-тәмле ризыклар пешерә, камыр ризыклары, төрле салатлар. Ә безнең иң яраткан, гел бәйрәмнәрдә генә пешерә торган ризыгыбыз — ул бәлеш. Бәлешләрне дә әни төрлесен пешерә. Әни безнең дин тота. Бөтен дини бәйрәмнәрнедә билгеләп үтәбез. Гает көннәрендә тәмле коймаклар пешерә әнием. Әни безне дә динне олыларга өйрәтә, бигрәк тә миңа үзе белгән догаларны өйрәнергә куша. Ураза, корбан бәйрәмнәрен мәҗлес җыеп үткәрергә тырыша. Сәфәр, Мәүлет айларын да укытмыйча калмый. Әгәр берәр кешегә хәсрәт килсә , әнием чын күңелдән кайгыра, шатлыклары булса, чын күңелдән сөенә. Туганнарны хөрмәт итәргә дә өйрәтә. Бу сыйфатлары белән ул да безне миһербанлылыкка, киң күңеллелеккә өйрәтә дип уйлыйм мин.

Әнием-нечкә күңелле кеше. Ул күп вакыт моңланырга ярата, эче пошканда әкрен генә җырлый, бигрәк тә яшьли үлгән сеңлесен сагынып елый.

Әнием гомере буе йорт-җир булсын дип тырыша. Без балалары бәхетле, тәүфыйклы, озын гомерле булсыннар дип, теләкләр тели.

Хәзерге вакытта мин әниемне бәхетледер дип уйлыйм. Әнинең терәге, таянычыбыз- әтиебез шөкер исән-сау. Өч баласы әнием дип өзелеп торалар. Ике абыем да тәртиплеләр, эшлиләр, әнигә бүләкләр алып кайталар, бәйрәмнәрдә котларгада онытмыйлар. Мин дә әниемне бик яратам. Үсеп җиткәч тә, аның битенә кызыллык китермәмен дим. Картлык көнендә дә таянычы булырмын, аңа гел булышырмын. Җәннәт әниләрнең аяк астында диләр. Минем аңлавымча, әниләр, якты дөньяда яшәгәндә, без аларны тәрбияләргә, хөрмәт итәргә тиеш. Шул вакытта гына без үзебез дә бәхетле булырбыз дип уйлыйм мин. Шул вакытта гына безнең үзебезнең балаларыбызда безне яратырлар, хөрмәт итәрләр.

Әниләрнең изге догалары, якты теләкләре белән һәрберебезгә бу дөньяда бәхеттә, шатлыкта, саулык белән яшәргә насыйп итсен иде.

Илүзә Пазюкова