“Әни, мин журналист булам”…

“Безнең илдә журналист булырга ярамый, синең артыңнан я мылтык тотып куачаклар, я “читлеккә” ябып куячаклар”, – дигән иделәр миңа шаяртып. Чыннан да, безнең һөнәребез шундый куркыныч һөнәрмени? Журналист нинди булырга тиеш соң? Хәзер һәрберебез үзенчә журналист, моның өчен “күктән йолдыз алып төшәсе юк”, дип уйлаучылар да бар икән. Бу дөрестән дә шулаймы?

Бүген журналистика перспективалы һәм мөһим һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәр нидән гыйбарәт соң? Беренче карашка, гади һәм җиңел генә эш кебек. Мәгълүматны эзләп, җыеп аудиториягә тапшырасы гына. Ләкин шушы җиңеллелек артында күпме нечкәлекләр яшеренеп ята. Чыннан да, журналист сүзенең мәгънәсе киң. Ул репортер да, мөхәррир дә, диктор һәм хәбәрче дә була ала. Бу әле үз һөнәре эчендә генә. Чын журналистка, үз һөнәреннән тыш, башка һөнәр иясе булып карарга да туры килә. Ул бик күп сыйфатларны үз эченә ала:

– коммуникабельлек. Бик мөһим сыйфат. Аралаша, әңгәмәдәш белән элемтә булдыра белү сәләте һәрбер журналист өчен мәҗбүри. Бу сыйфатлар мәгълүмат алу өчен кирәк;

– креатив яки иҗади булу. Журналист һөнәрен иҗади һөнәр дип атасак ялгышу булмас, чөнки мәкаләләр язу – ул иҗади процесс. Мәгълүматны оригинал, аудиториягә кызыклы ясап тапшыра белү шулай ук бик мөһим;

– эрудицияле булу. Күп өлкәләрдә белемле булу журналист өчен бик зур плюс. Чөнки төрле темаларга язарга туры килә. Журналист темага төшенергә һәм аның нечкәлекләрен яхшы белергә тиеш;

– кызыксынучанлык. Журналист һәрвакытта да яңа белемнәргә омтылырга, кызыксынырга, заман белән бергә атлап барырга тиеш;

– ышанычлы мәгълүмат җиткерү бик мөһим;

– аналитик  фикерли белү. Мәгълүматны җыюдан тыш, анализлый белү дә кирәк;

– тапкырлык һәм зирәклек. Эш барышында төрле ситуацияләр була. Югалып калмыйча, тиз һәм дөрес чыгу юлын таба алу мөһим;

-түземле булу. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү, төрле җитди темаларны ачыклаганда аеруча да сабыр була белү кирәк.

Болар һәрбер журналист кешедә булырга тиешле төп сыйфатлар. Әлбәттә, алар бик күп. Шушы сыйфатлардан кала, журналист күп функцияләргә дә ия булырга тиеш. Мәсәлән, текстны яза, видео-монтажлый һәм үз материалын төзәтергә сәләтле, универсаль журналистлар бүген дә зур кыйммәткә ия.

Уйлап карыйк: һәрберебез дә шушы сыйфатларга ия, яисә аларны үзендә тәрбияли аламы икән соң? Журналист булу сәләте тумыштан бирелергә тиешме? Чын журналистка нинди сыйфатлар хас?

“Һәр кеше дә журналист була ала, ләкин һәр кеше дә профессиональ журналист була алмый. Минемчә, кеше үзен журналист буларак кечкенә генә хәбәр яза башлаудан сынап карый ала. Мәсәлән, сәяхәт турында, үзенең берәр конкурста катнашуы турында уй-фикерләрен язарга, яисә теге яки бу вәзгыятькә карата фикерен белдерергә мөмкин. Анысы мөһим түгел. Шундый кечкенә генә хәбәрдән беренче тәҗрибәләр башланып китә. Әлбәттә, моның өчен, бераз гына булса да, язу осталыгы булырга тиеш. Мәктәптә алган белемнәребез алга таба мәкалә язганда ярдәм итә. Журналистлыклык сәләтенең бер кадәр өлеше табигатьтән бирелә, ә икенче өлешен үзең булдырасың. Никадәр күбрәк язасың, шул кадәр күбрәк чыныгасың, шул кадәр синең тәҗрибәң арта һәм профессиональ журналист була барасың. Яхшы якка үсеш ягын карау мөһим. Телең үсәргә, текстларың камилләшергә тиеш, фәнни яктан да үсеш кирәк.

Чын журналистка хас булган төп сыйфатларга килсәк, иң беренче чиратта, ул – кыюлык. Сорау бирергә, комментарий алудан оялмаска кирәк. Шулай ук игътибарлылык кирәк. Еш кына, нинди дә булса мәгълүматтан яңалыкны аерып чыгара белмибез, яисә теге яки бу детальгә игътибар итмибез, ә ул яңалык булып чыга. Тагын бер сыйфат – профессиональлек. Хәзерге журналистларга профессиональлек җитеп бетми. Әзерлек җитеп бетми, бугай. Кайбер журналистларның, бигрәк тә яңа гына бу өлкәгә килгәннәренең, текстларында хаталар еш очрый, күбрәк орфографик хаталар. Шул яктан белемнәре йомшаграк.

Тагын бер сыйфатны аерым әйтеп үтәсем килә, ул – күзәтүчәнлек. Чын журналист күзәтә белергә тиеш. Бәлки, бу – игътибарлылыкның бер тармагыдыр. Ул күзәтеп үз фикерен әйтә белергә тиеш. Үз фикереңне әйтә белү, шулай ук, журналист өчен мөһим. Әгәр дә журналистның үз фикере булмый икән, ул журналист түгел!

Журналист булам дигән кешегә, иң беренче чиратта, каләмен чарларга киңәш итәр идем. Кеше журналист булам дигән максат куйды икән, ул үзен төрле яктан сынап карарга тиеш. Төрле жанрларда иҗат итеп, төрле стильләрдә язып карарга кирәк. Беренче вакытта шактый авыр булуы да мөмкин. Конкуренция дә көчле. Бу эшне ташлыйсы килгән чаклар да булырга мөмкин. Нәкъ менә шул вакытта тукталып калмаска, бирешмәскә кирәк. Киресенчә, күп хәрәкәтләнергә, “журналистика дөньясында кайнарга кирәк”. Бернәрсәгә дә, бернинди киртәләргә дә карамыйча, бары тик үз юлыңнан барырга, язарга, язарга һәм язарга! Шулай гына чыныгып була.

“Менә мин журналист булам”, – дип әйтеп, син иртәгә үк журналист булып китә алмыйсың. Барысы да тәҗрибәдән килә. Әлбәттә, ул тиз генә булмый. Бер ел, ике ел, өч ел узарга да мөмкин. Һәр кешенең төрлечә. Максат куярга, шуңа омтылырга кирәк. Кул төшерергә ярамый. Бары тик ышанырга, өметләнергә һәм үз юлыңнан атларга кирәк!”, – дип саный Зилә Мөбәракшина. (КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укый, Татар Информ да хәбәрче булып эшли).

“Миңа калса, теләге булган һәр кеше журналист була ала. Аның өчен тумыштан ниндидер сәләт бирелергә тиеш дип уйламыйм. Максат куярга гына кирәк. Журналист – ул кызыксынучан, фикерли белгән, үз эшенә җаваплы караган, үз өстендә эшләргә иренмәгән кеше. Журналист булам дигән кешегә киңәшем бер: бернәрсәдән дә куркып калмаска. Һәм, чынлап та, синең журналист буласың киләме икәнлеген аңларга. Бөтен нәрсәгә өйрәнеп була. Бары тик күзәтергә, тыңларга, ишетергә кирәк. Бу эш сиңа канәгатьлек китерә, ошый икән, димәк, ул синеке”, – ди Фәйрүзә Мәҗитова (Яңа Гасыр телерадиокомпаниясендә хәбәрче булып эшли).

“Минемчә, һәрбер кеше дә журналист була алмый. Әлбәттә, сәләт булырга тиеш. Язу сәләте. Журналист һөнәрендә оялчанлык, курку кебек хисләр, сыйфатлар булмаска тиеш. Әлеге һөнәр иясе үткер сүзле, кирәк җирләргә ишекне “аяк белән бәреп” керә ала торган булырга тиеш дип уйлыйм. Гомумән, һөнәр сайлау бик авыр нәрсә инде ул. Журналист булам дигән кешегә уйларга киңәш бирер идем. Чыннан да, бу гомер буе эшләргә теләгән эшегезме? Әгәр җавап “әйе” икән, димәк, максат куеп алга гына атлыйсы. Үзеңнең яраткан эшең белән шөгыльләнү – иң мөһим нәрсә”, – дип уйлый Гөлсинә Шиһапова (КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты).

Күргәнебезчә, фикерләр төрле, ләкин барасының да уртак яклары бер: чын журналист кыю, батыр һәм үткен булырга тиеш. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, – ди бит татар халкы. Бу чыннан да шулай. Теләге зур, тырышлыгы көчле булган кешегә күп мөмкинлекләр бар, “бөтен ишекләр дә ачык” дип уйлыйм. Кулыңа каләм белән блокнотыңны ал да, микрофонынны кыстыр да, алга, дустым!

 Алинә Гарипова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.