Ничә парклы булдык?

Казанны бүген чын мәгънәсендә яшеллек шәһәре дип атарга мөмкин. Бүген шәһәребездә гомуми мәйданы 276 гектар исәпләнгән 132 парк һәм сквер бар. Хәтерләсәгез, Универсиадага әзерләнгәндә, тагын алтысы барлыкка килә. 2015 ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрмане белән Парк һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Әлеге программага мәйданы 146 гектарны тәшкил иткән 32 объект кергән иде. Парк һәм скверларга яңа сулыш өрү өчен республика бюджетыннан 300 миллон сум акча бүлеп бирелгән була. Игълан ителгән елга нәтиҗәләрне яшьләр һәм бу эшкә үз өлешен керткән архитекторлар да җыелып КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында да ясадылар.

Чараны оештыручы Алинә Әсхәдуллина: “Кадрлар резервы проекты кысаларында бу – мин үткәргән өченче чара, – дип сүзен башлады. – Игълан ителгән ел уңаеннан күп эшләр эшләнде. Шуларның берсе – безнең студентлар тарафыннан Татарстанның Чүпрәле районында паркларның проект-дизайннары эшләнде һәм тормышка ашырылды”, – диде.

12bdb5e3e20162091b44a80a6502dc92

Мәсәлән, КФУның дизайн бүлеге чыгарылыш студентлары тарафыннан Чүпрәле районында яңартылырга тиешле берничә паркның дизайн-проекты эшләнә. Бу – Иске Чүпрәледә Мәдәният йорты каршындагы мәйдан, хәрби техника, чыгарылыш сыйныф укучылары паркы. Бүген алар Чүпрәле халкына хезмәт итә.

Чарага эксперт буларак чакырылган яшь архитектор Ринат Гариповның яшьләр, студентлар белән бүлешәсе фикерләре бар. Ул үз командасы белән Казанда урнашкан ике парк проектын эшли.

Аның берсе Таң, ә икенчесе Магистраль урамында. Аларның икесе дә шәхси инвесторлар акчасына тормышка ашырыла. Магистраль урамындагы парк инде әзер булса, икенчесе буенча халык фикерен белешәбез, төзәтмәләр кертәбез. Тиздән Казан халкын сөендерер дип ышанабыз, – диде үз эшләре белән таныштырып Ринат.

Яшь архитектор Ринат Гарипов, үз командасы белән эшкә тотынганчы, иң беренче – урынга чыгып, хәлне тикшерү халык фикерен белү өчен сораштыру үткәрә. Башка компанияләрнең тәҗрибәсен өйрәнә.  Бары шуннан соң гына эскиз, макетлар төзелә. Күп көч һәм яңа эзләнүләр сорый торган шөгыль бу. Әлбәттә, кыенлыкларсыз гына булмый.

– Түрәләр без тәкъдим иткән идеяләрнең күпчелеген кабул итмәде, чөнки алар күп чыгым сорый. Безгә башта ук халык белән очрашуны оештырмаулары да проблема булды, шуңа күрә биредә яшәүчеләр без тәкъдим иткән вариантлар белән килешмәде – һәрберсе үзенекен теләде. Бары икенче тапкырдан гына уртак тел таптык.

20150819_143425_23d40c

Парк һәм скверлар – ял итү урыны гына түгел. Бу – билгеле тормыш фәлсәфәсе. Һәр кешенең теге яки бу урынга бәйле балачак хатирәләре булырга мөмкин, шуңа күрә яшел зоналар янында яшәүчеләрнең фикере мөһим, дигән иде Казан мэры Илсур Метшин. Һәрбер парк һәм сквер шәхси якын килүне сорый.

Бу уңайдан РФ һәм ТРның атказанган архитекторы Герман Бакулин болай дип саный: “Билгеле бер җирлек образын саклау – мөһим мәсьәлә. Парк һәм скверлар – яссылык корылмалары. Бизәгәндә, кече архитектур формалар ничек күбрәк барлыкка килсә – шулай яхшырак. Әмма тарихи өлештә дизайн шул урын рухын сакларга тиеш. Шәһәр образын саклап калу өчен биредә парк һәм скверларны бизәгәндә модернистик формалардан ятышлы элементлар кулланырга кирәк дип саныйм.”

Әлеге программага зур хезмәт салынган, күп акчалар тотылган. Иң мөһиме – нәтиҗәсе күз алдында.

Раил Садретдинов.