Нурбәк Батулла “Алтын битлек”кә ия булды!

15 нче апрель көнне Мәскәүдә Зур театрның Яңа залында “Алтын битлек” лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Быел да Татарстан “Алтын билек”сез калмады.

Актер һәм биюче Нурбәк Батулла “Әлиф” спектаклендәге роле өчен “Алтын битлек” премиясенә ия булды. Ул әлеге театраль премияне “Балет-заманча бию/ир-ат роле” номинациясендә җиңде. Бүләген алырга менгәч, Нурбәк үзенең рәхмәт сүзен татарча әйтте. “Рәхмәт минем әти-әниемә, рәхмәт минем укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм”, — диде ул.

«Әлиф» хореографик спектакле беренче тапкыр 2017 нче елда Камал театрының кече сәхнәсендә куелды. «Калеб» проекты белән «Творческая среда» фондлары, Камал театры ярдәме белән оештырылды. Бу спектакльнең авторы һәм режиссеры – Туфан Имаметдинов. Төп рольне биюче Нурбәк Батулла башкарды. Композиторы- Эльмир Низамов. Нәкъ менә ул бу шатлыклы яңалык белән иң беренчеләрдән булып үзенең инстаграм челтәрендә бүлеште.

Шуны билгеләп үтергә кирәк, әлеге спектакль Республиканың “Тантана” премиясенә дә дәгъва иткән иде, тик җиңү яулый алмады. Күрәсең, Мәскәү комиссиясе әлеге спектакльне башка күзлектән караган.

Спектакль турында тулырак сайтыбызда ““Әлиф” спектакле- тамырларыбызны барлау” мәкаләсендә укый аласыз.

Ә без Нүрбәкне һәм аның командасын чын күңелдән шушы зур җиңүе белән котлыйбыз!!! Алда тагын да зур җиңүләр насыйп булсын.

Материалны Гөлсу Төхвәтуллина әзерләде. Фотолар РИА “Новости” сайтыннан һәм Элмир Низамовның Instagram битеннән алынды.