Офыклар киңәйгәндә

Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе өч зур тюркологик үзәк белән килешү имзалаган.

“Соңгы айларда гына без өч зур тюркологик үзәк белән килешүләр имзаладык. Беренчесе – Россия Фәннәр академиясенең Тел институты. Бу үзәк белән килешү бар иде, без аны яңарттык. Нигездә, рус теле, төрки телләр буенча уртак проектлар эшләргә, конференцияләр үткәрергә планлаштырабыз”, — дигән профессор Ә.Йосыпова «Татар информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында.

Икенчесе – М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Азия һәм Африка илләре институтының тюркология кафедрасы. “Бу килешү дә имзаланды. Киләчәктә андагы галимнәрнең дә, безнең дә уртак эшләр алып барырга, студентлар, магистрлар һәм аспирантлар алмашырга, стажировкалар үткәрергә планнарыбыз бар”, — ди профессор.

Өченчесе – Россия Фәннәр академиясенең Уфа Фәнни-тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты. “Анда, нигездә, башкорт теле проблемалары белән шөгыльләнәләр. Безнең әлеге институт белән бәйләнешләребез яхшы, күптәннән дустанә мөнәсәбәттә яшибез, конференцияләр, диссертацияләр, хезмәтләргә рецензияләр язабыз. Әмма беркетелгән килешүебез юк иде. Хәзер инде бу килешүләр рәсми рәвештә имзаланды”, — диде ул.

“Шулай ук Чуваш дәүләт университеты белән дә тыгыз элемтәләребез бар. Андагы галимнәр белән даими аралашып яшибез, студентларны укыту өлкәсендә тәҗрибәләребез белән уртаклашабыз. Башкорт дәүләт педагогика университеты белән дә җылы мөнәсәбәтләребез бар, андагы татар һәм башкорт бүлеге студентлары, мөгаллимнәре белән элемтәләребез нык”, — диде Әлфия Йосыпова.

Профессор киләчәктә рәсми рәвештә уртак әйберләр эшләнеләчәген әйтте. “Моны мин зур уңыш дип саныйм һәм әлеге килешүләр бүгенге көндә Россиядәге төрки телләрне бергәләп өйрәнү мөмкинлеген бирә. Шулай итеп, киләчәктә Идел буе төрки телләре белән уртак эшләр эшләү мөмкинлеге ачыла. Уртак грантлар, проектлар, хезмәтләр булыр дигән өметтә калабыз”, — диде ул.

«Татар информ».