Океаннар кичкән кунак

Җәй уртасы. Кемдер диңгездә, кемдер эштә, кемдер каникулда… «Жанна Агалакова белән очрашу була! Алдан язылу кирәк!» дигән хәбәр җил сыман йөгереп узды.

Очрашуда студентлар аз иде, ә республиканың төрле матбугат чараларыннан бик күп журналист җыелды.

Моңа кадәр дә Жанна Агалакованы «Первый канал»ның чит илдәге йөзек кашы итеп белә идек. Күзгә-күз очрашкач, ихтирам, яратып карау хисләре тагын да тирәнәеп китте.

Жанна Агалакова бераз үзе турында сөйләде (тормыш юлы шактый бормалы аның – Санкт-Петербург университетының филология факультетына болгар теле юнәлеше буенча укырга керергә теләгән, әмма язмыш журналистикага кертеп җибәргән), сорауларга бик теләп җавап бирде. Сорауларның күбесе шактый «чәнечкеле» иде: дәүләт телеканалында хезмәт итеп, тулаем аның сәясәтенә буйсынып эшлисезме, ул сәясәт белән һәрвакыт килешәсезме, америкалы хатын-кызга охшарга теләр идегезме һ.б.

2005нче елдан алып «Первый канал»ның Франциядәге үз корреспонденты булып эшләгән Жанна Агалакова 2012нче елда телеканалның шулай ук үз корреспонденты буларак Нью-Йоркка күченә. «2014нче елда АКШ тарафыннан кабул ителгән санкцияләр эшне катлауландырды, – ди спикер. – Хәтта сәясәткә бәйле булмаган сюжетларны төшерү, әзерләү кыенлашты».

Бүгенге телевидениедә үзенә ошамаган якларны да әйтеп узды Жанна: аныңча, дәлилләү өчен фактлар җитмәгәндә басым интонациягә күчә.

«Күптәннән инде язма һәм телевидение теле бик аерылганын аңладым. Телевидение өчен чыгыш әзерләгәндә һәр җөмлә 9 сүздән артмаска тиеш, 9 сүз – максимум», – дип тәҗрибәсен дә уртаклашты остаз.

«Әгәр Сез сөйлисе мәгълүматның рухы, идеясы белән килешмисез икән – эчке көрәш белән нишлисез?» дигән сорауга Ж.Агалакова: «Мәгълүматны сөйләгәндә, соңыннан үземә оят булмаслык итеп, сүзләрне җентекләп сайлыйм. Әмма телеканалда эшлим икән – димәк, корпоратив культурага һичшиксез буйсынырга тиешмен».

Телләр белү (ул үзе 4 тел – инглиз, итальян, француз, испан телләрен белә булып чыкты) һәр журналист өчен бик мөһим икәнлеген ассызыклады Жанна Агалакова: «Журналист нинди генә масштабтагы матбугат чарасында эшләсә дә, һәр яңа тел аның өчен өстәмә мәгълүмат чыганагы булып тора».

Бу уңайдан атаклы журналистның безгә кагылышлы бәяләмәсе болайрак яңгырады: «Татарстанда ике телдә сөйләшү мөмкинлеге булуы – гаҗәеп күренеш! Бу мөмкинлектән файдаланмау – ахмаклык! Нинди генә милләт кешесе булсагыз да, чеп-чи рус кешесеме сез, татармы – мөһим түгел, ике телдә дә сөйләшә алу – зур дәрәҗә ул. Кытайлар әйтмешли: бер тел – бер тормыш, ике тел – ике тормышка тиң».Залда яңгыраган алкышлар бу фикер белән килешүне, хуплауны аңлатты.  Ә кунак Татарстанны, башкалабызны һәм Казан халкын бик ошатканын белдереп хушлашты.

P.S. Күренекле журналист белән очрашу бик җанлы, кызыклы узды. Әмма күңелне тырнаган бер мизгел булды. Кунагыбызга кемдер Г. Яхинаның «Зулейха открывает глаза» китабын бүләк иткән икән. Агалакова бик рухланып ялга җыенуын һәм әлеге китапны укыячагын әйтте. «Бик яхшы китап! Бик яхшы китап!» дип гөрләшеп алган кайбер күршеләремә карап бер көенсәм, әлеге «ике сарылы» (сәламәт булмаган, патологик чыганак диюем!) китапның дөньякүләм танылган шәхес кулына эләгүе бик тә аяныч. Идел генә түгел, океаннар кичеп килгән кунакка бүләк итәрдәй затлы китаплар әз мени соң безнең Казанда?!.

Алсу ГАЗТДИНОВА. Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры.