Оксфорд стипендиясе өчен гариза тутырырга ашык!

2016 елның 7 нче июненә кадәр Оксфорд стипендиясе алу өчен гаризалар кабул итү озайтылды. Моның өчен ksu.orf-daas.ru сайтында теркәлү узарга ашыгыгыз!

Стипендиягә көндезге бүлекнең гуманитар юнәлештәге, соңгы 2 семестрда «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләренә укучы, сайланган фәнни юнәлешләре буенча актив фәнни эшчәнлек алып баручы һәм кафедраларның фәнни-гамәли эшчәнлегендә катнашучы 2, 3, 4* (*белгечлек) курс студентлары (магистрлар һәм аспирантлар өчен конкурс көз көне игълан ителәчәк) дәгъва кыла ала.

Стипендия 1 уку елына (1.09.2016 — 30.06.2017) билгеләнә. Айлык стипендиянең күләме — 6000 сум.
Барлык кызыксындырган сорауларны һәм конкурста катнашу шартларын Сез түбәндәге адреска хат юллап белә аласыз: TAVahitova@kpfu.ru