Олег Хисамов: «Тормышта һәрвакыт максат куеп яшәргә кирәк»

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә эшләп килә торган  «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән түгәрәкнең чираттагы утырышында филология фәннәре кандидаты, доцент, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Хисамов Олег Ришат улы белән очрашу булып узды.

Олег Ришат улы Хисамов – фән дөньясының нечкәлекләренә төшенгән, үз көче һәм сәләте, тырышлыгы нәтиҗәсендә татар гыйлемендә дәрәҗәле урынга ия булган шәхес. Ул, Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарих һәм көнчыгыш телләр факультетын кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, укуын дәвам итеп, фән белән ныклап шөгыльләнүнең икенче баскычына күтәрелә – аспирант дәрәҗәсенә ия була. 2001 нче елда О.Р. Хисамов филология фәннәре докторы, профессор Саттаров Гомәр Фәез улы җитәкчелегендә «Татарстанның Көнбатыш Кама буе ойконимиясенең тарихи-лингвистик үзенчәлекләре» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1997-2013 нче елларда Олег Ришат улы Казан университетында хезмәт куя. Шул ук вакытта 2000 нче елдан Казан университетының Яшел Үзән районы филиалында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире була. 2007 нче елдан 2013 нче елга кадәр исә шул ук уку йортының гуманитар фәннәр факультеты деканы вазифасын башкара.

Олег Ришат улы фәнни хезмәт юлын һәм студентларга белем бирүне (фонетика, диалектология һ.б. фәннәрне укыта) Казан университетында башласа, бүгенге көндә галим үзенең фән өлкәсендәге әзерлеген, көчен, интеллектуаль куәтен тулысынча фәнгә, аерып әйткәндә, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшчәнлеген алып бару, оештыруга юнәлдергән.

Хисамов Олег Ришат улының һәр сүзеннән аның телнең һәр өлкәсеннән дә тирән белемгә ия булуы аңлашыла. Ул студент һәм магистрларга институтның фәнни эшчәнлеге хакында күп мәгълүмат җиткерде. Төрле өлкәләрдә хезмәт куючы галимнәр һәм аларның хезмәтләре белән таныштырды. Олег Ришат улы Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогын булдырып, аны тулыландыру, камилләштерү буенча актив эш алып бара. Галим фикеренчә, төпле монографик хезмәтләр гуманитар юнәлештә укучылар һәм шул өлкәдә хезмәт куючыларга, студентларга гына түгел, киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булырга тиеш. Шул нисбәттән, институт кысаларында чыгарылган хезмәтләрнең электрон форматын булдыру Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтның бер юнәлеше булып тора.

Олег Ришат улының диалектларны саклау турындагы фикере аеруча кызыклы тоелды. Галим фикеренчә, телне нәкъ менә диалектлар саклый: «Монда, университетта әдәби телне сакласагыз, туган якларыгызга кайткач, рәхәтләнеп «мацы», «жар», «бармаем», «кайтмаем» дип сөйләшегез.

Алга таба очрашу мотивация, бизнеска багышланган заманча тренинглар төсен алды. Бүгенге көндә саллы хезмәт юлын үткән, дәрәҗәләргә ирешкән Олег Ришат улы Хисамов студентларга һәркайчан һәм һәркайда үз алдыңа максат, үзең башкара алырдай биегрәк планка куюның зарурлыгын искәртте: «Тормышта һәрвакыт максат куеп яшәргә кирәк: биш елга, бер елга, бер айга, бер атна, бер көнгә. Глобаль максатлар кую кирәк».

Олег абыйның тормыш юлы белән тирәнрәк танышсак, аның бу сүзләре үзенә дә хас булганны күрәбез. Студент вакытында максатлар куеп, бүгенге көндә аларның күбесенә ирешкән кешегә сокланмыйча һәм аннан үрнәк алмыйча мөмкин түгел.

Очрашу ахырында Олег Ришат улы, студентларга үзенең уңыш серен ачты: «Нинди дә булса эшне, нәтиҗәсе турында уйламыйча, көн саен аз-азлап эшләсәң, нәтиҗә барыбер була. Һәр уңышның нигезендә хезмәт ята». Фән өлкәсе белән танышып кына килүче беренче курс студентлары өчен үрнәк булырдай шәхесләрдән мондый киңәшләр алу үзе бер бәхет. Очрашу ахырында студентлар Хисамов Олег улына сораулар бирделәр, рәхмәтләр белдерделәр һәм истәлек өчен күмәк фотосурәткә төштеләр.

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева,  1 курс магистры И.М. Гайфуллина әзерләде.

Фото: 1 курс студенты Р.Т. Вәлиәхмәтова.