Олег Синяшин: «Без бүген КФУ белән кара-каршы векторлар буенча барабыз»

Журналистларга Татарстан Республикасында фән үсеше турында сөйләделәр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында академик фәннең заманча торышына һәм үсеш перспективаларына багышланган матбугат конференциясе узды.

Журналистларның сорауларына Россия Фәннәр академиясе академигы, «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәге җитәкчесе Олег Синяшин җавап бирде.

Ул 2021 ел Россия Президенты тарафыннан Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителүен искәртте һәм республикада фән, мәгариф һәм бизнес-структураларда үткәреләчәк 200дән артык чара планлаштырылуын билгеләп үтте:

«Мин быел безнең алда торган өч төп бурычны аерып чыгарам. Бу фәнгә мөмкин кадәр күбрәк талантлы яшьләрне җәлеп итү. Икенчесе — фәнни җәмәгатьчелекне, галимнәрне бүген Россия, Татарстан алдында торган фәнни-технологик проблемаларда фокуслау. Һәм өченчесе — бу, әлбәттә, бүгенге процессларда җәмгыять өчен фәннең ролен аңлаешлы итү».

Яшьләрне фәнгә җәлеп итү зарурлыгына игътибар итеп, ул бүген моның өчен күп кенә инструментлар: балалар өчен кванториумнар, ачык Талантлар университеты кысаларында юнәлешләрне үстерү, РФА база мәктәбе, КФУның IT-лицее кебек республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары каршында булдырылган профильле мәктәпләр барлыгын әйтте. Форма күп. «Иң мөһиме  — «укучы-студент-фәнни хезмәткәр» чылбырын дөрес төзергә», — диде О.Синяшин.

«Күптән түгел Фәннәр академиясе анализ ясады һәм тикшеренүче булып формалашуның 60%ы башлангыч мәктәптә, 20 проценты — урта мәктәп, ә калганы — югары уку йортларында бара», — дигән мәгълүмат бирде академик һәм әйдәп баручы университетларның бурычы — мәктәптә галимнәрнең яңа буынын формалаштыруны башлау, дип өстәде.

Зур фәнгә килгәндә, ул, нигездә, республикада XIX гасырда ук формалашкан фәнни мәктәпләрдә эшләнә, дип хәбәр итте галим. Олег Синяшин әйтүенчә, республикадагы фундаменталь фәнгә ярдәм итүнең мөһим чарасы булып Россия фәнни фонды һәм Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды грантлары тора. РНФ һәм РФФИ тапшырган грантлар саны буенча вузлар арасында КФУ алда бара, дип билгеләде ул.

Олег Герольдович шулай ук Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге һәм КФУның үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде:

«Казан фәнни үзәге, беренче чиратта, килеп чыгышы ягыннан Казан федераль университеты белән  бәйле. Бүген үзәктә эшли торган мәктәпләр Казан университетында формалаштылар, үстеләр. Безнең арада шундый генетик бәйләнеш бар. Бүген фән һәм мәгариф өлкәсендә булган юнәлешләрне без бергә тормышка ашырырга тырышабыз. Мин үрнәк китерәм. Без бүген Казан федераль университеты белән кара-каршы векторлар буенча барабыз. Университет өстенлекле юнәлешләр буенча база кафедраларын оештыра. Һәм без студентларны нәкъ менә шушы база кафедралары кысаларында әзерләргә тырышабыз. Икенче яктан — федераль университет кысаларында безнең белгечләр тәкъдим иткән тематика белән тикшеренү лабораторияләре булдырыла. Мондый уртак структуралар белән без үзебездә булырга тиешле интеграция бурычларын хәл итәбез».

Татарстан Республикасында академик фәнне үстерү перспективалары турында сөйләгәндә, ул ике проектны билгеләп үтте:«Циркуляр икътисад» фәнни-мәгариф үзәге (бер ел элек төзелгән) һәм Академик фән үзәге (әлегә үзәк проекты гына бар), аларның эше «фәнни-мәгариф секторын үстерүгә динамика өстәргә» сәләтле.

«Без бүген хөкүмәткә, президентка бердәм территориаль мәйданчыкта Академик фән үзәген төзү проекты белән чыктык, ул, бер яктан, иң яхшы академик потенциалны, фәнни-технологик бурычларны хәл итү өчен республиканың фәнни-техник потенциалын берләштерергә мөмкинлек бирер иде,  икенче яктан — анда стартаплар, инжиниринг үзәкләре, яшьләр лабораторияләре кебек төрле инструментларны кулланып, технологик проектларны гамәлгә ашыру өчен яшь кадрлар әзерләргә мөмкин булыр иде», — дип хәбәр итте О.Синяшин.

Очрашуга йомгак ясап, ул Татарстанда академик фән халыкара фәнни бергәлеккә бик яхшы туры килә һәм анда югары урын алып торуын билгеләп үтте. Бер яктан, бу ТРда уздырыла торган тикшеренүләр дәрәҗәсе белән билгеләнә, ә икенче яктан,  дөньякүләм танылган галимнәр җитәкчелегендә үтә торган күп кенә халыкара лабораторияләр булу белән билгеләнә.

Автор: Лариса Бусиль, фото: knc.ru