Олы юлның теге ягында

VHnDKL6vhvMӘле дә истә, мәктәпне тәмамлаган көнне мине, классташларымны укытучылар дәррәү килеп барчасы олы тормыш юлына аяк басуыбыз белән котлаган иде (мөгаен, бу барлык мәктәпләрдә дә шулай булгандыр). Әмма, килешегез, алар ни өчендер аның никадәр авыр булачагын искәртмәде…
Без барыбыз да шушы олы тормышта инде күптән адаштык. У л безне әти-әнидән, туган җирдән, яшәүвебез барышында барган барлык этапларның шахитләре- дусларыбыздан аерды. Зур шәһәрдә, безне кемлегебезне дә белмәгән кешеләр кулына тапшырды, хисләребезне басты, сүндерде.
Берәрегезнен кайчан да булса шушы шәһәрнең ташларыннан марш атлаган чакта башыгызны күтәреп, як-ягыгызны бер күзәткәнегез бармы? Яки сез дә күпләр кебек шушы шәһәрне тулыландырырга тырышкан кешеләр өемендә чумасызмы?Каядыр ашыгасыз? Мин дә шулай. Бу билгесезлек мине үзгәртте, ахрысы. Юк, күпләр өчен мин шул ук калганмындыр. Ләкин мин үзем өчен үзгәрдем. Шушы шәһәрнең бетмәс төкәнмәс урамнарында адаштым, кызу темпы артынннан бардым. Мин дә хәзер шушы өем кебек гел каядыр ашыгам, гел вакытның тизлегенә, иркенләп, язның иң саф чагындагы һавасын суларга өлгермәвемә зарланам.. Ләкин шушы артык тиз чабучы арбадан төшеп калып,бер мәгънәсезгә кулда йөргән телефонны алып, иң кирәкле кешемә “әни, мин сине яратам, бик нык сагындым. Тиздән күрешербез.” диеп әйтәсем, авылыма кайтып дөньядагы иң чиста һаваны сулап, җир йөзендәге иң мөлаем кешеләргә елмаеп, туктап сөйләшәсем, урам уртасында үземә: “Менә ул син, һәм син генә, ник йөрисең юкка, тукта, ишет үзеңне, башкаларны күрергә өйрән, син бик нык үзгәрдең!”-диеп бер кычкырасым килә. Ләкин… Ләкин нигәдер гел шуларны эшләргә онытам, шушы бер мизгеллек рәхәтлекнең кадерен белмим, хисләремне каядыр, күңелемнең һичкемгә күренмәс почмагына яшерәм, әйтергә читенсенәм. Ә балачакта әни мина “мин сине яратам” дигәнемә, нигәдер гел “кызым, әни кеше шулай дөньяда иң кирәкле кеше инде ул” диеп әйтә торган иде. Нигә мин хәзер авыз тутырып бу сүзләрне әйтмим? Ояламмы? Читенсенәмме? Әллә ниндидер бер юньсез бәндә минем шул сүзләрне әйтердәй көчемне каядыр качырганмы? Кем ул шулкадәр? Әллә мин үсәмме? Ә бәлки мина “олы тормыш” дигәннәре шулай тәэсир итәдер?
Әйе, безгә берәү дә аның никадәр авыр булачагын искәртмәде бит…