Онлайн-мәхәббәт. Интернет аша үз ярыңны табып буламы?

Дус кызымнан хат килеп төште. Инстаграмда бер егет язган, матур сүзләр тезгән: «Сез кияүдә түгел икән, мин дә өйләнмәгән, әйдәгез танышыйк. Сине бик ошаттым, чәчләрең дә шундый озын, үзең дә сөйкемле». Иптәшемнең андый “комплиментлар”га исе китми, аралашырга теләмәвен әйткән. «Тилеме әллә син? Битең дә атныкы шикелле» дигән хәбәр килеп ирешә.

Хәзерге заманда утка, газга түләүләр һәм дәресләрдә катнашу да Интернет аша онлайн рәвештә эшләнелә. Мәхәббәт дә биредә. Элегрәк яшь егетләр һәм кызлар төрле кичәләрдә, урамда, кафеларда танышсалар, хәзер матур фотога “лайк” тезәсең дә, кызны үзеңә каратасың. Өйдән дә чыгып торасы юк.

Бар кыюлыгыңны җыеп, үзеңә ошаган кыз янына барып та, ул танышудан баш тартса, кәеф тә, ышаныч та төшә, билгеле. Гүзәл затларга да егетләрнең бары тик Интернетта гына үзләрен батыр кебек тотулары ошамый икән.

“Шундый егетләрне беләм, алар белән урамда очраклы рәвештә генә очрашсаң, беркайчан да “сәлам” әйтмәячәкләр. Әмма Интернетта алардан да тапкыр һәм оста кеше юк диярсең”, — дип әйтә Гүзәл Гыйләҗева.

Тик Интернет аша танышуның өстенлекләре дә юк түгел. Челтәрдә төрле яшьтәге, милләттәге кешеләрне табарга була. Традицион рәвештә, ВКонтакте, Инстаграм сәхифәләре аша аралашалар, танышу өчен махсус сайтлар да бар. Мондый аралашуның ахыры ничек буласы билгеле түгел. Наилә Галимова өчен ул ак туй күлмәге һәм яңа фамилия белән тәмамлана.

“Үз ярыңны Интернетта табачаксың дисәләр, ышанмас идем. Ләкин дусларым белән кызык ясыйбыз дип, бер сайтка теркәлдек. Башта әллә нинди кешеләр очрады. Инде бу кушымтаны бетереп куярга теләгән идем, бер егет сәлам хаты җибәрде. Ошаттым. Озакламый, кино, кафеларга йөри башладык. Ярты ел элек туебыз булды”, — ди ул.

Бу бәхет эшеме яки башкалар да шулай үз ярларын таба аламы? Интернетта төрле кешеләр утыра бит. Әнә башта сандугачтай сайрап, соңрак сүгенү, янау, мыскыллау сүзләренә күчеп сөйләшүчеләр дә аз түгел. Бәлки, “юк” сүзен дә аңлап кабул итәргә кирәктер әле. Өйләнгәнме ул, буйдакмы икәнен билгеләве дә кыен. Ләкин аралашып карауның, яңа кешеләр белән танышуның зыяны юк диләр яшьләр. Тик үзең турында барлык мәгълүматны әйтеп бирүне кирәк тапмыйлар. Карашлар төрле, әлбәттә.

Гомумән, яшьләрнең Интернет аша танышуларга мөнәсәбәте ничек? Мондый парларның киләчәге бар дип саныйлармы?

Лилия Нуретдинова, 20 яшь: “Интернет аша танышуга уңай карыйм, хәзерге заманда кеше турында кайчак социаль челтәр аша күбрәк мәгълүмат белергә була. Интернетта танышканда география дә мөһим түгел. Чит илме, күрше шәһәрме, анысы да зур роль уйнамый. Реаль тормышта танышырга кыюлыгы җитмәүчеләр өчен дә менә дигән мөмкинлек. Ләкин реаль кешеме яки фейкмы икәнен төгәл белеп булмый, андый танышуларга саграк карарга кирәк. Аннары аралашу да шул социаль челтәрдән ерак китмәве бар, кемгәдер бәлки андый формат уңайлыдыр да. Үземә килгәндә, Интернет аша танышып, аралаша башлаган дуслар күп. Шулай да мин күзгә-күз карап сөйләшергә ныграк яратам. Әле бит Интернетта йолдыз урынына балкып, реаль тормыштан куркучылар да аз түгел. Шулай да, үз ярыңны виртуаль дөньядан эзләргә киңәш итмәс идем, чөнки беренче караш, тәүге хис-кичерешләр дигән әйбер дә бар бит әле. Реаль тормыштагы кеше ихласрактыр дип уйлыйм.”

Рузилә Фәттәхова, 20 яшь: “Интернет аша танышуларга күбрәк нейтраль карыйм. Миңа калса, үз тиңеңне реаль тормышта табуы яхшырак та, ышанычлырак та. Ә интернет аша кешенең нинди икәнен, нинди максатны күздә тотып синең белән аралашканын аңлавы бик авыр. Соңрак челтәрдә танышкан кеше белән очрашкан очракта да, син күз алдына китергән виртуаль дөньядагы кеше бөтенләй икенче төрле булып чыгарга мөмкин. Ләкин, икенче яктан уйлап карасаң, күпме кеше интернет аша танышып үз ярын, чын мәхәббәтен таба. Шуңа күрә, минем фикеремчә, бу мәсьәләдә иң мөhиме — үз йөрәгеңне тыңлау hәм әлбәттә инде, «башыңны югалтмау»!”

Айрат Ганиуллин, 22 яшь: “Бу бик авыр мәсьәлә. Интернет аша танышуның яхшы яклары да һәм, әлбәттә, начар яклары да бар. Мин үзем дә йөргән кызым белән шулай таныштым. Хәзер безнең мөнәсәбәтләргә инде 6 ел була. Шуңа Интернет аша танышучыларның да киләчәге була ала дип саныйм. Күпләр оялу, курку кебек проблемалар аркасында икенче кешегә сүз дә дәшә алмый. Интернет челтәре аша бу проблеманы җиңә ала дип саныйм”.

Финат Билалов, 22 яшь: “Кайда танышу мөһим түгел, минемчә. Үз кешеңне табу кирәк, ә нинди юл белән — анысы мөһим түгел. Аларның танышулары гына бит Интернетта. Аннары күрешү-йөрешү чынбарлыкта була бит. Минемчә, аралашуны башлап җибәрү кыен түгел, әмма бер-береңне саклау күпкә авыррак”.

Айсылу Нигъмәтҗанова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото fishki.net сайтыннан.