Online режимда киләчәккә карыйбыз…

Соңгы ярты ел эчендә дөньяда булган хәлләр кызганыч, безгә дә кагылдылар. Әле ике ай элек диярлек, без кызлар белән көлешеп диплом яклауга ни киярбез икән дип хыялланган идек. Ләкин бүгенге көннең ачы  дөреслеге шул – барлык ГОСлар һәм диплом яклау да онлайн булачак.

Дистанцион укып та карадык, бу сессиянең имтихан-зачетларын да камера кушып тапшырдык. Шундый моңсу. Элек, паралар 8:30 булганда, уфылдап, “тагын сәгать алтыда торып, өйдән чыгып китергә кирәк”, — дип зарлана идек. Нәрсәнедер югалтканнан соң гына ул әйбернең кадерен белә башлыйсын дип юкка гына әйтмиләр шул. Шундый сагындыра безнең ЦИТ бинасы, аның аудиторияләре. Укытучылар белән күзгә күз утырып сөйләшү генә ни тора бит…

Соңгы уку мизгелләрен шундый форматта үткәрербез дип кем уйлаган. КФУ, без сине бик каты сагыначакбыз. 5 ел күз йомганчы, безнең алдан  сызгырып узып китте. Хәтеремдә, беренче тапкыр калтырый-калтырый имтиханга килү, комиссия алдында югалып калып, ни әйтергә белмәүләр, Резеда апаның йомшак елмаюы… Университет безне күпкә өйрәтте, бу биш ел эчендә без, өч бөртек кыз, зур юлга бастык.

Группадагы кызлар белән һәркөн диярлек язышабыз, аралашабыз. Аралашу да әлегә online. Фотолар җибәрештек, вакыт ничек тиз узганына шаккаттык. Уку вакытында килеп чыккан кызык-кызык хәлләрне дә искә төшереп алдык, рәхәтләнеп көлештек. Алар да, бу  уку елы мондый форматта бетәр дип көтмәгәннәр иде. Бу хәлләр беткәч, барыбер бергә җыелышып, укытучыларны котлап,  чәй эчеп алырбыз дип сүз бирештек.

Рәхмәт сезгә, һәрберегезгә, бу юлга басыр өчен ярдәм иткәнегез өчен. Мең рәхмәт. Студент еллары – тормышның иң гүзәл, иң күңелле чаклары диләр. Әйе, бу чыннан да шулай. Күпме генә вакыт узмасын, бу елларны без гел елмаеп искә төшерербез, моның белән һәрберебез риза булыр дип уйлыйм.

Рәхмәт сиңа КФУ, мең рәхмәт! Менә без укуның соңгы баскычына килеп җиттек. Алда ни буласы – билгесез. Барысы да яхшы булыр дигән өметтә калабыз һәм кайгырмаска тырышабыз.

Нурия Нургалиева. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.