Орнитолог Илгизәр Рәхимов: “Кошларга да Ватаннары кадерле”

Дөнья куа-куа, табигатькә гел игътибар итми башладык түгелме? Җиһанда – яз бит! кошлар да үз якларына кайта башлады. канатлы якташларның хәлен мин орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимовтан сораштым.

“Кайталар инде кошларым…”

– Язга авыштык, көннәр дә шактый җылы тора. Татарстанга нинди төр кошлар кайтырга өлгерде инде?

– Чыннан да, җиһанга чын яз килде. Быел кыш бераз тоткарланды – беренче кошлар без көткәннән соңрак кайта башлады. Якынча бер атнага соңарды алар. Юлга соңрак чыксалар да, безнең җирлекләргә тиз һәм күпләп кайтып җиттеләр. Бу арада Татарстанга яшәү тирәлекләре су белән бәйле кошлар – үрдәкләр, аккошлар кайтты. Әле беркөнне Мамадышка соры челән кайтканын ишеттек. Дөресен генә әйткәндә, шаккаттык. Аны без апрельдә генә кайтыр дип көтә идек. Көннәр җылы тора бит, сулыкларда да боз актив эри. Аларга азык табу җайлашты хәзер.

“Яз килсә дә, суыклар булырга мөмкин әле. Моны кошларга карап та белеп була. Кара каргалар, туган якларына кайткач, колонияләренә килеп кушылып, шау-гөр килеп, талаша-талаша ояларын төзекләндерә яки яңа оя кора башлый икән, димәк, көчле суыклар булмаячак. Әлегә мондый хәл күзәтелми. Каргаларыбыз бик шаулашмый. Әле менә бераз суытты бит, шуңа тоткарланалар булса кирәк.”

– Быел кошкайларның юлларында нинди каршылыклар очрады?

– Каршылыкларның күбесе климат үзгәрешләренә бәйле. Көчле суыклар кире кайтты бит, ә бу кошлар өчен бик яхшы түгел. Алар – климат үзгәрешләренә бик сизгер затлар. Суык булгач, безнең як кошлары Татарстан аша узмады, Саратов, Самара тирәсендә туктап тордылар. Оя корып, үрчүгә күчкәч, бу суыклар кошлар өчен бигрәк тә куркыныч. Кош оясын буш килеш озак тотмый бит.

“Сыерчыклар туган ояларына барыбер кайта. Ул оя буш булмаса, янындагысына булса да кайта. Һәрхәлдә, ана кошлар. “Кияүләр”е генә башка кошлар артыннан китәргә мөмкин. Алары да, йөри-йөри дә, барыбер кайталар”

– Бу этапта без, кешеләр, кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

– Кошлар урын таба ул. Казанда хәзер сыерчыклар күренми. Иске агачлар киселә, күп урында төзекләндерү эшләре бара. Шул урында оялаган булсалар, аларның кайтыр урыннары калмый. Дөрес, кошлар барыбер үз урыннарын таба. Ләкин оя ясап, өй тирәсенәме, башка җиргә булса да элеп куйсак, аларга бик ярдәм итәр идек. Сыерчык түгел, шунда чыпчык кереп ояласа да, зур бәйрәм булыр иде. Аннан соң, оя корган, кошчык чыгарган чакларында шаулап йөрмәү дә зур ярдәм. Бигрәк тә, җирдә оялаган кошлар янында сак булырга кирәк. Кайбер кешеләр, җирдән очып китә алмый яткан кош баласын, мәсәлән, кечкенә чыпчыкны, күреп, аңа тизрәк ярдәм итәргә ашыга. Ләкин аны читкә алып китү – зур ялгышыбыз. Йә гел кагылмаска, йә кире оясына куярга кирәк. Кошларга карап соклану – бер хәл, аларга карата игътибарлы булу, яннарында сак кылану – мөһимрәк.

“Безнең якларда меңләгән үрдәк кышлый. Аларны ашатыргамы, ашатмаскамы, дигән сораулар күп килә. Билгеле, көз, кыш көннәрендә аларга азык җитми, ашатучылары булса, яхшы. Үрдәкләргә тозлы ризык ярамый, баллыны да яратмый алар. Кайчак шулкадәр кызганалар аларны. Ач, ялангач, диләр. Үрдәкләрнең дә канатлары бар бит – туңсалар, бик ач булсалар, очалар да китәләр. Тик китмиләр бит. Ватаннары кадерле!”

– Чәчәкле-чуклы оялар, матур-матур җимлекләр ясаучылар да бар бит. Кирәкме ул безнең дусларга?

– Юк, монысы артык инде. Кошлар өчен башка әйбер мөһим. Ояга җил кермәскә, үзе билгеле бер якка карап торырга, утырырга урыны булырга тиеш. Аның иң гадиен дә ясарга иренүчеләр бар бит! Ясый белмәүчеләр! Чүкеч-пычкы тоту рәтен онытып барабыз. Ә элек сыерчык оясы ясау зур бәйрәм иде бит. Аларны эләргә урын калмый иде.

“Барысын да безнең мөнәсәбәт хәл итә…”

– Безнең якларда яңа төр кошлар үрчи башлаган, диләр. Нинди кошлар ул?

– Безнең якларда сулыклар, аеруча сусаклагычлар артты. Яшәү тирәлекләре суга бәйле кайбер кошлар төньякка таба күченә башлады. Безнең якларда да берничә төр үрдәксыман кошларның күпләп үрчүен күзәтәбез. Бигрәк тә баклан атлы кошлар. Менә шул бакланның артуы борчуга сала. Бу кош балык белән туклана, ә бездә балык үрчетә торган хуҗалыклар күп. Көтүләре белән бер сулыкка килсәләр, анда бер балык та калдырмый алар. Бакланны кусаң да, ауласаң да – файдасыз. Аннан соң, шушы елларда гына Казанда су песнәге оясын табып алдык. Моңа кадәр Волгоград һәм Самарадан югарырак менмәгән бу кошлар Татарстанга да килеп җитте.

“Кызыл китап”ка кертелгән кайбер кошларның саны артуын да күзәтәбез. Мәсәлән, елга каракошы. Без аны бик сакладык, хәзер инде аларның саны өчен борчылмыйбыз. Елга каракошын Кремь буенда, Казансуда да очратырга була.

– “Кызыл китап”, дигәннән, аннан чыгу юлы бармы?

– Бар, әлбәттә. “Кызыл китап” ун елга бер чыгарыла. Кайбер төрләрне өстибез дә, кайберен сызып ташлыйбыз. Барысын да сакчыл мөнәсәбәт хәл итә. Көртлекне генә алыйк. Әле кайчан гына бу кош “Кызыл китап”ка кертелгән иде, яңасында ул инде юк. Хәзер аларны хәтта юл буенда да очратып була.

– Күгәрченнәр тирәсендә дә сүз күп йөри. Иң пычрак кошлар, дибез. Алар ни хәлдә?

– Саннары бераз кимеде, ләкин куркыныч астында түгел әле алар. Күгәрченнәрне үзебез үрчеттек бит. Чакырып китереп ашаттык. Хәзер беркемнән курыкмыйлар, ияләнеп беттеләр. Элек, ачык өсле чүплекләр күп чакта, алар шунда ята иде. Хәзер алары да кимеде, шәһәр архитектурасы да үзгәрде – оя корыр урыннары кими. Гел бетсәләр дә, билгеле, күңелле түгел инде.

“Күгәрченнәрне тугрылык билгесе дип беләбез. Ләкин бу – чираттагы миф. Алар бер дә тугры кошлар түгел, бер-берсенә хыянәт итеп яшиләр. Анасы балалары белән мәш килгән чакта, атасы читтә йөри. Аннан соң киресенчә. Тугрылык турында сүз дә юк монда”

– Сезнең бәхет кошыгыз бармы?

– Карлыгач. Ул җитез, сөйгәненә тугры. Икәү оя корып, бала чыгарып, җәй буе бер тирәдә шаулашалар. Матур күренеш!

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото — Илгизәр Рәхимовның шәхси архивыннан.