Oscar&c7c5 төркеменең беренче сольный концерты

Oscar&c7c5 төркеме Камал театрының кече сәхнәсендә үзләренең беренче сольный концертларын куячак. Концертның бер өлешен кечкенә генә спектакльдән тора. Концерт өчен бик тә үзенчәлекле тематика сайланган. Ул да булса рәссамнар. Концерт дәвамында Татарстан рәссамнарының иҗат юллары күрсәтеләчәк.

“Рәсемнәрдә сүз, музыка булмаса да, яхшы сурәт, кеше күңеленә турыдан туры бәреп керә ала. Икенчедән, альбомыбызның тышлыгында Татарстан рәссамнарының сурәте бар иде. Шуңа күрә бу тематиканы без тирәннәнрәк карарга булдык. Кешеләр безнең сәнгатьтә, безнең арада нинди иҗат әһелләре булуын белсен-күрсен өчен”,- диде альтернатив музыка вәкиле, Oscar&c7c5 төркеменең солисты Оскар Юнысов.

“Җырлар арасында тугыз рәссам иҗаты күрсәтеләчәк — Ирик Мусин, Хәмзә Шәрипов һәм башкалар. Һәрберсе үз иҗаты турында һәм безгә ошаган рәсемнәр турында сөйләде.Шул интервьюлар нигезендә актерлар өчен документаль монологлар төзелә.Минемчә, читтән карасан, Оscar & с7c5 җырларына якын булган халәт — ул эзләнү, үзеңне, үз урыныңны табу. Һәм иҗатчылар менә шул эзләнүләре турында безгә сөйли”, — диде музыкант, журналист, җәмгыять эшлеклесе һәм концерт сценаристы  Рәдиф Кашапов.