Оскар 2016. Студент фикере

efcff68f6e01b6b0c48a22163869dbf4Белгәнебезчә, Америка кушма штатларының Лос-Анджелес шәһәрендә ел саен иң зур тантаналарның берсе — Оскар премиясе тапшыру чарасы уза. Оскар гадәттә фильм төшергәндә үзләренең тирләрен түгеп, тырышып, файда китергән актерларга, операторларга, режиссерларга һәм башка кино төшергәндә катнашкан шәхесләргә бирелә.

Быел исә инде «Оскар» тапшыру 28-29 февральдә 88 нче тапкыр булды. Күп җанатарлар өчен 2016нчы елгы иң кызыгы булып истә калды. Моның сәбәбе — талантлы актерларның берсе Лионардо Ди Каприоның Оскар алуы. Күпме кеше көтеп алды аның Оскарга лаек булуын. Шатлыктан елаган кешеләр дә күренде, хәтта. Исегезгә тошерим, Ди Каприо инде 2010 елдан бирле шушы «алтын статуетка» өчен көрәште. Ниһаять, быел «Выживший» фильмындагы төп роль өчен дәрәҗәле исем бирелде. Шулай ук бу фильмның режиссеры Алехандро Иньярриту да Оскар премиясенә лаек булды.
2016 елда  6 номинацияда җиңүче — «Безумный Макс. Дороги ярости» фильмы булды. Шәхсән мин аны карадым, ләкин, ни кызганыч, ошады дип әйтә алмыйм. Минемчә, аның өчен 6 оскар бирү дөрес нәрсә түгел. Мөмкинлегем булса, ул Оскарларның бөтенсен дә » Выживший» фильмына бирер идем.
Бүләкләү тантанасы бик ошады. Әлбәттә, килешеп бетмәгән җирләр дә булды, ләкин алары зур кимчелек түгел. Бу тантананы төне буе йокламыйча карап иртән укырга килү үзе бер зур шатлык иде. Икенче елга тагын да кызыграк һәм мавыктыргыч булыр дип ышанып калам.

Рүзәл Мөхәммәдиев