Оста дизайнер кәгазьдән дә китап тегә

Дизайнер – ул матурлык  тудыручы. Сәнгати – технологик эшчәнлек белән дизайн өлкәсендә шөгыльләнүче. Күп төрләре бар бу профессиянең: архитектура дизайны, кием дизайны, аксессуар дизайны, ландшафт дизайны һ.б. лар.

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Һөнәр дөньясына сәяхәт / Посвящение в профессию» чарасы кысаларында,  дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы студентлары Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Камил улы Сәгъдәтшин белән очрашу узды.

Нәшриятнең Татар әдәбияты сайты эшли. Ул — замана таләпләренә туры китерелгән өч телдәге электрон портал.

“Ул 2016 елның июленнән эшли башлады. Без сайтка өстәмә реклама ясамадык. Бу вакыт эчендә баш күтәрмичә эшләдек. Китаплар санын арттырдык, авторлар белән килешүләр төзедек. Сайтны 15 мең кеше кулланды, 1 500 китап сатылды. Алар аны кызыксынып тапканнар”, — диде Илдар Сәгъдәтшин.

Бүгенге көндә исә бастырылган  китапларның уртача тиражы 500000 артык.

Алга таба, иҗат лабораториясе эшчәнлеге турында фикер алышу булды. Дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы студентлары әлеге лаборатория кысаларында  уртак иҗади проектлар булачак.

Әлеге мәгълүмат студентларда зур кызыксыну уятты. Үз эшенең остасы булган шәхесләр белән күрешеп аралашу, аларның уңышлы эш серләре күп сораулар тудырды. Алар бер-бер артлы җиртәкчелеккә үзләренең сорауларын яудырды.

“Ачылачак иҗади лаборатория эшчәнлеге эффектив булыр һәм бу проект ике яктан да отышлы булачак дигән өмет бар дигән фикердә калам” – диде, студентларга КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов.

Студентларга һөнәр сайлауда нәтиҗәле ярдәм күрсәтү, заман таләп иткән һөнәрләрне ачыклау, укучыларның сайлаган һөнәрен алу өчен үз-үзеңдә ышаныч  ныгыту, киләчәкне  якты, матур итеп күзалларга өйрәтү — укытучы һәм өлкән буынның бурычы. Уңышлы башлангыч кына булсын диясе кала…

Чыганак: http://media.kpfu.ru/news/osta-dizainer-kgazdn-d-kitap-teg