“OSTA TATAR” проекты старт алды

23 мартта “OSTA TATAR” проектының беренче дәресе үтте. Казанның “Гранд отель Казан” кунакханәсендә телевидение йолдызы Миләүшә Сибгатуллина ораторлык осталыгы, публика алдында чыгыш буенча мастер-класс һәм тренинг үткәрде.

Проектның идея авторы – Миләүшә Сибгатуллина үзе. “Татар журналистикасында телевидение өчен кадрлар аз әзерләнә, татарча алып барырлык кешеләр, гомумән, татарча сөйләү бик юк хәзер. Килгән кунаклар һаман шул бер үк артистлар, бер үк җырчылар, бер үк шагыйрьләр” – дип сөйләгән иде алып баручы 9 февральдә үткән проектны тәкъдим итү кичәсендә. Ул вакытта “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексыннан залны арендаларга, гомумән, “OSTA TATAR”ны гамәлгә ашыруда Миләүшә ханымга ире ярдәм иткән булган. Проект үз-үзен аклаган.             “OSTA TATAR”ның “Син – оратор” дип аталган беренче мастер-классына килүчеләр арасында тәкъдим итү кичәсендә булганнар да, яңа йөзләр дә бар иде. Барлыгы 80нән артык кеше. Проектның коммерция директоры Рәмзия Шакирова әйтүенчә, мастер-классның Инстаграмдагы сәхифәсенә кызыксынып 350-400 тирәсе кеше язган. “Ял көннәрендә ун гына урын калуы турында хәбәр итеп язганнан соң да 53 кеше язып өлгерде. Халык чара белән бик нык кызыксына”, – дип белдерде ул.

Чараның махсус кунагы – Камал театры актеры, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Эмиль Талипов иде. “Иң каушый торган кешене чакыргансыз”, – дип шаяртса да, артист үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты, каушауны баса торган сулыш күнегүләрен күрсәтте. Соңыннан чарага килүчеләрнең сорауларына җавап бирде.

Мастер-классның икенче өлешендә татар эстрадасы йолдызларын киендерүче зәвыклы модельлер Алинә Бәдретдинова эфир һәм сәхнә өчен кием сайлау турында сөйләде. Иң азакта танылган стилист Айсылу Чижевская телевидение өчен макияж ясау серләрен ачты.

“Бу мастер-класс студентлар өчен генә түгел. Монда дөрес сөйләшергә, матур итеп чыгыш ясарга теләгән һәркем килә ала. Иң беренче максатыбыз – кеше алдына чыгып басып, курыкмыйча аралашырга, сөйләргә өйрәнү, икенчесе – аудитория алдында үзеңне тота белү. Өченчесе – ясаган чыгыштан ләззәт алу”, – дип сөйләде Миләүшә Сибгатуллина. “Үзенчәлеге шунда – мин бүген биргән мәгълүмат беркемдә дә, беркайда да юк. Бу курку, каушау кайдан килеп чыгуын, аларны ничек җиңәргә кирәклеген без телевидение, сәхнә һәм  психология яссылыгында карыйбыз”.

6 апрель көнне “OSTA TATAR” Мәскәү халкына да тәкъдим ителәчәк. Анда мастер-класс һәм тренингта катнашырга дип хәтта дәүләт идарәсендә эшләүчеләр дә теләк белдергән. Проектны шулай ук Уфага да чакырганнар.

Раилә Вәлиуллина