OSTA TATAR — Яңа формат, яңа сулыш

9 нчы февраль көнне Лермонтов залында әлеге проектны тәкъдим итү презентациясе булып узган иде. Оештыручылар әйтүенчә, OSTA TATAR проекты  ул татар тележурналистикасы мәктәбен күздә тота. Монда исә оратыр осталыгына, публика алдында чыгыш ясау күнекмәләренә өйрәтәләр.

Әлеге проектның җитәкчесе —  филология фәннәре кандидаты, “Манзара” тапшыруы баш мөхәррире, 20 ел ТВ алып баручысы – Миләүшә Сибгатуллина.

Шулай ук проект үзендә берничә юнәлеш алган. Балалар белән эшләү – аларны булачак “Шаян” телеканалына әзерләү. Зур түрәләр, бизнесменнарны спикер буларак каушамый, чыгыш ясарга өйрәтү һәм татар журналистларын әзерләү.

Әлеге проект айга бер тапкыр мастер-калсслар рәвешендә үтәчәк. Беренче очрашу 23 март көнне Гранд Отельдә – сәгать 18:00 да.  Махсус кунак: Эмиль Талипов. Ә мастер-классның темасы: Син оратор!

“Үзем белгәннәрне башкаларга да өйрәтә алсам, татар телевидениясендә эшли алырлык, сәхнәгә чыгып, рәхәтләнеп, тәмләп татар әдәби телендә сөйли алырлык кадрлар әзерләсәм миннән дә бәхетле кеше булмас. Аллага тапшырдым” – дип яза үзенең аккаунтында Миләүшә Сибгатуллина.

Илсинә Тимерова