Остазларны зурлап

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе апрель аенда узачак зур чараларга әзерләнә. 

Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова апрельдә “Дөньякүләм тюркология һәм Казан университеты” дип исемләнгән конференция узачагын әйтте.

“Конференциянең төп максаты – үзебездә эшләп киткән галимнәребезне искә алу. 2018 елда зур галимнәребезнең юбилей еллары. Хатыйп Госманның тууына 110 ел, Алмазия Нуриевага 90 ел, Мирфатыйх Зәкиевка 90 яшь, остазыбыз Флюра Садриевага, исән булса, 80 булыр иде, Тәлгать Галиуллинга 80, Рүзәл Йосыповка 80 яшь. Барлык остазларыбызның юбилейлары хөрмәтенә шушы конференцияне үткәрергә уйладык. Әлбәттә, татар һәм башка төрки телләрнең бик күп аспектлары карала. Ләкин мин санаган шәхесләргә багышлап, аерым секцияләр оештырылачак, докладлар укылачак”, — дип белдерде Әлфия Йосыпова.

Шулай ук, ул Төркиянең Конья шәһәрендәге Сәлҗүк университеты тарафыннан кызыклы тәкъдим килеп ирешкәнен әйтте. “Алар белән берлектә, “Төрки тарих, сәнгать һәм фольклор” дип аталган конференция уздырылачак. Татарның тарихына, сәнгатенә, фольклорына караган докладлар белән татар галимнәре актив катнашыр дигән өметтә калабыз. Бу конференцияне махсус Габдулла Тукайның туган көненә билгеләдек. Бу көннәрдә Гаяз Исхакыйның да юбилей конференцияләре булачак. 25, 26, 27, 28 апрель көннәрендә татар тормышы вакыйгаларга бай булыр дип өметләнәбез”, — диде Әлфия Йосыпова.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды