Яраткан остазыбыз Флорид Әгъзамовны сагынган чакларда ул яратып җырлый торган мәгълүм җырның сүзләре еш искә төшә:
”Нишләргә соң?” – дигән сорау белән
Киләм синең рәсемең каршына…
Чынлап та, бүгенге авыр-болгавыр заманнарда “Нишләргә соң?” дигән сорау бик еш туа һәм шул сорауны без күңелдән генә булса да беренче укытучыбызга, яраткан остазларыбызга бирәбез. Алар исә үзләренең тормыш-көнкүрешләре, холык-фигыль һәм эш-гамәлләре белән ул сорауга инде җавапны әллә кайчан биреп куйган була.
Ул зур дәүләт бүләкләре дә алмады, аның исеме зур мөнбәрләрдән дә артык макталмады, ул хәтта үзенең түгәрәк юбилеен да үткәрә алмыйча, арабыздан шактый иртә китеп барды. Гәрчә Татарстан журналистикасының патриархларыннан берсе булган Флорид ага Әгъзамов исемен бүген дә, аның вафатыннан соң ун елдан артык вакыт узуына карамастан, бик күпләр олуг остаз, педагог һәм галим буларак яхшы хәтерлидер.
Флорид Әгъзамов узган гасырның икенче яртысында безнең республикабыз өчен, алай гына да түгел, бөтен Идел буе, бигрәк тә милли татар журналистикасы өчен кадрлар әзерләүнең, тәрбияләүнең башында торды. Ул канат куеп чыгарган шәкерт-журналистлар кайларда гына эшләми?!
Татарстанның һәр районында, республиканың барлык матбугат органнарында, башка республика һәм өлкәләрдә, Мәскәүнең үзендә… Илнең төп басмасы “Российская газета”ның редакторы булып аның шәкерте Владислав Фронин эшләве дә күп нәрсә турында сөйли. Татарстандагы баш мөхәррирләрнең күпчелеге шулай ук Әгъзамов мәктәбен узган. Һәр укучысы Флорид аганың исемен, үз тормышында зур урын алып торган шәхес буларак, зур ихтирам һәм тирән мәхәббәт хисләре белән искә ала.
Флорид Әгъзамов кыюсыз гына университет бусагасын атлап кергән дистәләрчә татар баласының беренче булышчысы, ярым ятим нәүмизләрнең килеп сыеныр кешесе була белде. Аның әнә шундый киң күңелле, олы җанлы гуманист шәхес булып формалашуы үз тормыш юлының сикәлтәләре белән дә бәйле булгандыр.
Ул 1936 елда Башкортстандагы Чакмагыш районының матур табигатьле Бикмәт авылында дөньяга килә. Шул гүзәл табигатьнең тәэсире булгангадыр инде, аңа кечкенәдән үк иҗат итү, язу җене кагыла. Тик авыр, бала-чага күтәрмәслек башка шөгыльләргә керешергә туры килә: “уфалла” белән урманнан утын, яланнан салам ташый, кирпеч суга, печән чаба, салам эскертли. Ул заман балаларына сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп барган әтиләрен алыштырырга кирәк була. Шул китүдән Флоридның атасы әйләнеп кайтмый, кеп-кечкенә дүрт баласын ятим калдырып, яу кырында газиз башын сала.
Тормыш дигәнең әнә шулай кыйнап, шагыйрь Хәсән Туфан әйтмешли, “еламаска өйрәтә” торган үги әти дә була ала икән. Хәер, бу кыйнауларның файдасы да булмый калмагандыр. Һәр нәрсәне фәкать тырышлык белән генә алырга кирәгенә Флорид шулай яшьли өйрәнә. Бу тырышлыгы аңа сугыштан соңгы авыр елларда, күршеләрендәге Яңа Каты урта мәктәбен тәмамлаганда көмеш медаль “бүләк итә”. Кечкенә яшьтән атаклы шагыйрь булырга хыялланган Флорид зур өметләр белән татар әдәбиятының Мәккәсе булган Казанга юл ала. Аны монда да тормышның авыр зынҗыры көтеп тора икән.
Университетның татар бүлегенә укырга кергән егет студентлар тормышының ачлы-туклы бөтен михнәтләрен башыннан кичерә. Ни хикмәттер, күп авырлыклар күргән ул узган гасырның 50 нче еллар студентлары аң-белемне теш-тырнаклары белән тырышып алган. Укытучы остазлары да дөньяның ачысын-төчесен татыган, соңрак татарның атаклы галимнәре булган затлар шул. Болар – Якуб Агишев, Латыйф Җәләй, Хатыйп Госман, Ибраһим Нуруллин, Диләрә Тумашева, Мирфатыйх Зәкиев… Аларның маягын алган буын вәкилләре, шул җөмләдән Флорид Әгъзамов, төпкә җигелеп илне сөйрәүчеләр сафына басты. Флоридның студент кордашлары да тора-бара милләт өчен игелекле хезмәтләре белән абруй казанган шәхесләргә әверелде. Һәммәсенең тәрҗемәи хәле бер төслерәк башланып киткән.
Университет дипломнары алган байтак егет-кызны – укуда аеруча өлгергәннәрне, каләм тибрәткәннәрне газета-журналларга эшкә җибәрәләр. Флорид Питрәч районына барып эләгә. Шул вакыттан башлап, Ф.Әгъзамовның бөтен гомере журналистика белән бәйле. Аның сәләтен, тырышлыгын күреп, тиздән “Социалистик Татарстан” газетасына эшкә чакырып алалар. Монда ул шактый еллар әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.
– Тормышның иң истәлекле еллары булды алар, – дип искә ала иде Флорид ага. – Татар мәдәниятенең үзәгендә кайнарга туры килде бу чорда.
Чынлап та, яңа әдәби әсәрләргә, спектакльләргә язылган дистәләрчә рецензия, әдәбият-сәнгать әһелләребезгә багышланган очерклар, күренекле әдипләр, танылган актер һәм җырчылар, композитор һәм рәссамнар белән даими аралашулар рухи яктан искиткеч баеткан журналист Флорид Әгъзамовны. Соңрак, газетаның баш мөхәррире булып озак еллар эшләгән мәшһүр Шәмси Хамматовның урынбасары итеп билгеләнгәч тә, бөтен республика иҗтимагый тормышында актив катнашырга туры килә аңа.
Җитмешенче еллар башында язмышы кискен борылыш ясый. Партия өлкә комитетына чакырып, аңа Казан дәүләт университетында яңарак кына оешкан журналистика кафедрасын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Заманы шундый, партия кушкач, бармый хәлең юк. Шулай итеп, Ф.Әгъзамов Идел буе төбәге өчен журналист кадрлар әзерләүче үзәкне аякка бастыру һәм ныгыту эшенә керешә. Укытуның формаларын төрләндерү, гыйльми эшне җанландыру, редакцияләр белән элемтәне ныгыту, студентларны активлаштыру юнәлешендә зур көч куя. Кафедрага җитәкчелек итү белән бергә, университетның филология факультеты деканы итеп сайлана. Бу елларда Ф.И.Әгъзамов журналистика бүлеген факультет итү, татар журналистикасы кафедрасы ачу идеясен тормышка ашыра, факультетның беренче деканы, кафедраның беренче мөдире була.
Узган гасырның туксанынчы еллар уртасында Флорид Әгъзамов оештырып җибәргән татар журналистикасы кафедрасы милли кадрлар әзерләүдә, укытыла торган барлык курсларны татарчалаштыру, туган телебездә уку ярдәмлекләре һәм программалары булдыру юнәлешендә шактый эш башкарды, укытуның эчтәлеген заманча итүгә зур өлеш кертте, татар журналистикасы тарихын барлауга күп көч куйды, аерым алганда, Габдулла Тукай публицистикасын өйрәнде. Бөек классик иҗатының бу мөһим тармагын киң җәмәгатьчелеккә таныту җәһәтеннән 1986 елда аның “Тукай – журналист” дигән саллы монографиясе, дистәләгән мәкаләләре дөнья күрде.
Журналистикада гуманизм мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган фәнни хезмәтләре аша ул элеккеге Советлар Союзының төрле почмакларындагы журналистлар әзерләү үзәкләрендә билгеле галимгә әверелде Ф.Әгъзамов берсеннән-берсе җитди эчтәлекле җиде монография, йөзләрчә фәнни мәкалә авторы булып танылды. Чирек гасыр буе татарча стена календарьларын чыгаруда катнашты. Тәрҗемә өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен республика журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә лаек булды. Тынгысыз туксанынчы елларда үткен каләме белән танылган фельетончыга да әйләнеп куйды ул. Студентлар газетасы буларак үзе тарафыннан оештырылган “Мәгърифәт” газетасында бүлек мөдире булып эшләде, аннары “Татарстан” журналы хезмәткәре, редколлегия коллегиясе әгъзасы буларак әлеге басмаларны үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте.
Флорид ага студентларның якын киңәшчесе, дусты була белде. Кирәк вакытта кырыс сүзен әйтте, ләкин күбрәк җылы мөнәсәбәте, конкрет эше белән ярдәмгә ашыга иде. Хәтеремдә, университетны тәмамлагач, ул мине үз кабинетына чакырып кертте дә:
– Беләм, яхшы укыдың, аспирантурага керергә ниятлисең икән, – дип, турыдан ярып салды.
– Әйе, – диюдән башка чарам калмады.
– Ашыкма, бераз тормышны өйрән, фәнгә практик әзерлекле, өлгергән кешеләр килергә тиеш, – диде ул коры гына. Аннары, елмаеп, дәвам итте:
– Мин сиңа эш табып куйдым инде. Иртәгә телерадиокомитетның кадрлар бүлегенә барырсың…
Минем тормышымда хәлиткеч роль уйнаган вакыйга булды бу. Флорид Әгъзамов журналистика бүлегендә укытачак яшьләрне әнә шулай башта практика белән коралландыра, тормыш мәктәбе уздырып сыный иде. “Без уйнаучы тренер булырга, иҗатчыларны укытырга алынганбыз икән – үзебез дә журналистика белән көндәлек шөгыльләнергә тиешбез”, – дип һәрчак кисәтеп торды. Остазыбызның бу принцибын университетның журналистика бүлегендә эшләүчеләр бүген дә истә тота.
Татарда очерк жанрының үсешенә багышланган гаять тә кызыклы китабына Флорид Әгъзамов “Үзәктә – кеше” дип исем куйган иде. Моның белән ул журналистикабызның үзәгендә кеше, шәхес торырга тиешлеген ассызыклады. Журналистикада гуманизм проблемаларын өйрәнүгә багышланган гыйльми хезмәтләрендә дә шул фикерне алга сөрде. Үзенең тормышы, яшәү рәвеше белән дә сөекле остазыбыз кешелеклелек дигән бөек принципка тугры булды. Булачак каләм ияләрен беренче чиратта үзенең шәхси үрнәге, сирәк очрый торган киң күңеллелек, кешелеклелек сыйфатлары белән тәрбияләгән бу олпат затның исеме, һичшиксез, Татарстан журналистикасы тарихына алтын хәрефләр белән инде язып куелды!
Васил Гарифуллин,
КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе
(“Ватаным Татарстан”, /№ 14, 02.02.2016/)