Озак яшәү сере гади

Бразилиядә туып, гомере буе АКШта яшәгән Бернардо Ла Паллога 113 яшь. Ул круиз судноларында озак еллар шеф-повар булып эшләгән. Ла Палло үз гомерендә бер тапкыр да авырмаган. Моның сәбәбе дөрес туклануда ди ул. Аның әтисе табиб булган һәм ул туклану серләрен әтисеннән үзләштереп калган. Бернардоның озак яшәвенең 5 сере бар. Менә алар:

Сарымсак. Бу ашамлык дөньяның барлык кыйтгасында дип әйтерлек элек-электән дару буларак кулланылган һәм кулланыла. Ул антисептик һәм бактерияләргә каршы тору сәләтенә ия. Сарымсакның бернинди зыяны юк.

Бал. Балның файдасын санап бетерерлек түгел. Бернардо азыкны балландыру өчен бары тик бал кулланырга тәкъдим итә.

Дарчин (корица). Бу тәмләткеч кандагы холестеринны киметә һәм шикәр диабетыннан саклый.

Шоколад. Шоколадны балалар гына ашый дип ялгыша күрмәгез. Ла Палло озак яшәү өчен даими рәвештә шоколад ашарга кирәк дип саный.

Зәйтүн мае. Бу май өчен тарихта сугышлар булып торуы билгеле. Куллана башлап карагыз әле, организмдагы уңай үзгәрешләрне бик тиз сизәрсез.

* * *

Акыллы кешенең киңәшләренә колак салыйк. Ул озак яшәвенең серләрен башкалар да шулай яшәсен дип ачкан.