Озын гомерем хатирәләре

Әле күптән түгел генә Хатыйп Миңнегуловның “Әдәбиятны өйрәнү юлында” исемле шактый күләмле җыентыгы  дөнья күргән иде (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2018. — 383 б.). Өч ай да үтмәде, моңа галимнең янә бер (54 нче) китабы өстәлде. Ул “Озын гомерем хатирәләре” дип атала (Казан: Ихлас, 2018. I кисәк. — 112 б.). Басмада аның эчтәлегенә мөнәсәбәтле фотоиллюстратив материаллар да бар.

Китап гомумән  автобиографик, мемуар характерында. Анда авторның туган, яшәгән яклары, нәсел-нәсәбе, мәктәптә, университетта уку вакыты, остазлары, сабакташлары, колхозда, заводта, мәктәптә, райкомда эшләү еллары, гаилә коруы хакында бәян ителә. Текстка кызыклы хәлләр, гыйбрәтле сюжетлар да кертеп җибәрелгән. Бу китап галим гомеренең беренче чиреген, ягъни 1967 елның ахырларына — авторның университетта эшли башлавына кадәрге вакытны үз эченә ала.

Чыганак