Палатка, учак һәм… геология

11 нче июльдән 17сенә кадәр лмәт муниципаль районының «Кояшлы» һәм «Дуслык» балалар-сәламәтләндерү лагерьлары базасында Татарстан яшь геологларының III Республика ачык кыр олимпиадасы үтәчәк. КФУ олимпиаданы оештыручыларның берсе. 

1(273)

Татарстан яшь геологларының III Республика ачык кыр олимпиадасының тантаналы ачылышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 13 июльдә Әлмәт муниципаль районының «Дуслык» балалар-сәламәтләндерү лагеренда булачак.

Олимпиадада Татарстан Республикасыннан — 5, Кырым Республикасы Бакчасарай районыннан һәм Казахстан Республикасы Усть-Каменогорск шәһәреннән командалар булачак. Олимпиада сынаулары Әлмәт муниципаль районының «Кояшлы» һәм «Дуслык» балалар-сәламәтләндерү лагерьлары базасында узачак.

984667

Профильле смена кысаларында яшь геологларны кыр стоянкасын оештыру, нефть геологиясе нигезләренә өйрәтү каралган. Укучыларны шулай ук минерология, палеонтология, радиометрия буенча ярышлар һәм чаралар көтә. Мәдәни программа да бай булачак дип хәбәр итә оештыручылар.