Параларга бала белән йөрергә кирәк икән. Студент-әни маҗаралары

Сессиямнең беренче көненнән үк, кызганыч, параларда катнаша алмадым, бала белән ике — өч сәгать бер урында утыру мөмкин түгел. Укуның бары тик икенче атнасында гына Казанга килеп фатир табып урнаштык. Зачетлар, имтиханнар шактый иде, ә әзерләнергә вакыт бик аз,  әзерләнүем күбесенчә төнлә баланы йоклаткан вакытка туры килде.

Укырга өчәү йөрдек: ирем, мин һәм кызыбыз. Параларга кайчак баланы «эрго-рюкзакка» (актив әниләр өчен бик уңайлы нәрсә) утыртып бардым, чөнки институт буйлап кулга күтәреп бару бик уңайлы түгел. Ә инде бала йоклаган арада, әтисе белән машинада, мине көтеп утырдылар.

Аудиториягә кечкенә баланы күтәреп кергәч, укытучыларның да укучыларның да йөзеннән елмаю төшмәде. «Студентларга укырга бала белән йөрергә кирәк икән, паралар күңеллерәк үтәр иде, иң җидти укытучылар да гел елмаеп кына утырырлар иде»,- дигән уй килде башыма.

Аллага шөкер җиңел булмаса да, сессияне ябып, имтиханнарны биреп, гаиләбез белән кечкенә сәфәр кылып кайттык.

Гөлназ ХӘСӘНШИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.