«Печән базары»нда 120 дизайнер катнашыр дип көтелә

«Печән базары» фестивале быел кабат Кабан күле яр буенда үтәчәк. Былтыр ул Казанның Черек күл паркында булган иде. Фестиваль 17-18т август көннәрендә узачак. Һәрвакыттагыча биредә төрле мәйданчыклар эшлиячәк. «Гыйлем» популяр фән-мәгариф мәйданчыгы да булачак.
Быел «Печән базары» кысаларында узачак дизайн-маркетта 120 дизайнер катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья Татар яшьләре форумының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.
«Маркетта сез стилизацияләнгән татар һәм мөселман киемнәрe, интерьер бизәкләре, татарча сувенирлар, хәләл косметика таба алачаксыз. Шунда ук Second hand мәйданчыгы эшләячәк», — диелә хәбәрдә.