«Печән базары»ннан — бизнес-инкубаторга

Заманча милли киемнәр, азык төлек, әдәбият, арт-объектлар, Иске татар бистәсе буйлап экскурсияләр, сату-алу, шигъри перфоманс – саный китсәң бармактагы кулың гына җитмәс. Быелгы “Печән базары” фестивале шундый төрле шөгыльләрне бер мәйданга – Кабан күле буена җыйды. Аларның барысын да миллилек берләштерә.

“Печән базары” форматы ягыннан шәһәр мәдәниятен актуальләштерү чарасы һәм һәрвакыт яңалыклар җыелмасы. Былтыр 10 мәйдан эшләсә, быел аларның саны бермә-бер арткан. Яңалыкларга килгәндә, быел фестивальгә рәссамнар килеп кушылган. “Алар кызыклы рәсемнәр ясый. Мәгънәсе: Казан ханлыгы чорындагы чикләрне күзаллыйлар һәм аларны хәзерге шәһәр пезажына кертеп ясыйлар. “Сабыйлар” мәйданчыгы тирәнрәк эчтәлекле итеп оештырылган. Бүген алар квест, марафон оештырдылар, спектакль карадылар. Безнең бер фишка: беренче килгән 1000 кешегә бүләк бирәбез. Былтыр – “Кисекбаш” юл күрсәткече иде, быел – Казанның тарихи үзәге буенча балалар белән йөрерлек “Сәяхәтләр” дигән юл күрсәткеч. Былтыр ул әдәби булса, быел – гаиләгә багышланган,” – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Экскурсияләр – быелгы фестивальнең тагын бер матур өлеше. Гомумән, фестиваль берничә башлангычны берләштерә – аның берсе белем бирү юнәлеше. Экскурсияләрне Республиканың танылган кешеләре үткәрә. Мәсәлән, балачагы биредә үткән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш тәнкыйтьчесе  Нияз Игъламов балачак эзләре буйлап сәяхәткә чакырды. “Эскурсияне шулай ук төбәкара тарих буенча баш белгеч Олеся Балтусова уздырачак. 86 яшьлек Нурания апа олы бҗуын вәкиле, Иске татар бистәсендә яшәүче кеше буларак бу җирлек турында сүзләрен әйтер. Танылган архитектор Нияз Халитов Иске татар бистәсен ничек саклап калганлыгы турында сөйләр,” – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов

“Печән базары” быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Фестиваль оештыру ягыннан Казанны гына үз эченә алмый. Быел “Печән базары” 7000 катнашучы, 70 дизайнерны, 7 төбәкне берләштерә. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә: “Кайсы гына халыкта милли темага иҗат итүче 70 дизайнер бар? Мондый халыклар дөньяда да аз.” Дизайнерлар дигәндә милли мотивларны истә тотып, яңасын барлыкка китерүчеләрне санарга кирәк. Алар мәдәниятебезне саклап калучылар гына түгел, ә аңа яңа сулыш өрүчеләр, үстерүчеләр. Айрат Фәйзрахманов белдерүенчә, быел бигрәк тә милли дизайнерларның саны арткан. Алар бүген Татарстанда гына яшәп иҗат итми, ә Россиянең башка шәһәрләрендә дә үз бизнесларын алып баралар. Бу чарага быел Төмән һәм Уфадан да дизайнерлар кушылган. Аларның саны артуга карамстан, дизайнерлар арабызда конкуренция юк, бер-беребезне тулыландырып кына торабыз диләр.

Тәкъдим ителгән товарларның күбесе кулдан билгеле бер зәвык, замана сулышын тоеп эшләнгән. Һәрбер әйбер янында озаграк тукталып, һәрберсен кулга тотып карыйсы килә. “Печән базары” фестиваленнән Казан федераль университеты да читтә калмый. Инде берничә ел рәттән Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Милли сәнгать һәм дизайн кафедрасы каршында эшләп килә торган “Tatar style” остаханәсе анда актив катнаша. Былтыр заманча киемнәр белән мода күрсәтсәләр, быел сатуга студентларның иҗат эшләрен алып чыкканнар. “3 юнәлеш буенча сәнгать эшләнмәләре тәкъдим итәбез – күн мозаикасы, нырты челтәр үрү һәм шамаилләр. Барысына да үзебездә укытабыз. Быел яңа юнәлеш барлыкка килде – нырты челтәр үрү техникасына өйрәнү өчен студентлар кабул итәбез,” – дип бүлеште КФУ Милли сәнгать һәм дизайн кафедрасы доценты Рада Сәлахова. Әлеге кафедра быел “Мой Татарстан” проектында катнашып “Айгөл” исемле казан бизәкле җөй техникасын тәкъдим итеп өченче урынга лаек була. Студентларны рухи сәнгатебез үрнәкләре – шамаилләрне ясарга да өйрәтәләр. Биредә элек-электән килгән татар шамаилләре традицияләрен – пыялага рәсем төшерүне компьютер ярдәмендә башкаралар. Эскизларны Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәҗип Нәккаш тәкъдим итә.

wAh5Te5bhcE

Шушы кафедраның беренче курс студенты, Кукмарадан Гөлназ Камалова (фотода) агач эшләнмәләре тәкъдим итә. Болар – “Леопольд” брендына берләшкән, никахларга, туйларга дип эшләнгән махсус милли “бабочкалар”, блокнотлар, магнитлар. “Милли бизнес белән акча эшләп була. Бүген кешене бары тик кызыксындыра белергә генә кирәк. Кайбер кешеләр эскизларны үзләре алып килә, аларның соравы буенча да ясыйбыз,” – диде Гөлназ.

Айрат Фәйзрахманов фикернчә, “Печән базары”ның киләчәге өметле. Фестивальнең берничә үсеш юлы бар диде ул. Шуларның берсе – бизнес-инкубатор төзү. Ягъни үз эченә милли дизайнерларны кертеп үз эченә аларның бизнесларын үстерүче мәйданчык булдырырга. Аның исеме шулай ук “Печән базары” була ала. Аны дәүләт һәм шәхси инициативаны үз эченә ала торган мәйдан булдыру. Әгәр бизнес-инкубатор ачыла икән аның каршында милли товарлар сата торган кибет тә ачылыр дип көтелә. Аның нигезе – дизайнерларны коммерция ягыннан үстерү. Бу аларның киемнәре таралуны һәм милләткә файда дигәнне аңлата дип шәрехләде Айрат Фәйзрахманов. “Икенче формасы – башка төрле вакытта уздыру. Яз көне Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан “Җәдид-фест” чарасы уздырылды. Ул да “Печән базары”ның бер дәвамы булды. Өметләнәбез, “Җәдид-фест” башка елларны да узачак бер чара булыр. “Җәдид” һәм “Печән базары” тәңгәл килә торган төшенчәләр,” – диде Айрат Фәйзрахманов. Ул шулай ук башка татар бистәләре булган урыннарда да шундый ук фестиваль уздырырга кирәк дигән фикердә. Чөнки Казанда 5 татар бистәсе бар. Иске татар бистәсе – шуларның берсе генә. Мирасы өйрәнелеп бетмәгән Яңа татар бистәсе, татар эзләре сакланган Бишбалта бистәсе – шундый урыннардан.