Печән чүмәләләре һәм студентлар. Уртаклык нидә?

Әле ике ел элек кенә Казан кадәр Казанга килеп, Кол Шәриф мәчетен, КФУ дип зур хәрефләр белән язылган биналарны күреп, һушым китеп йөргән булсам, хәзер инде мин үзем дә шушы мохитнең аерылгысыз бер өлеше.

Гади бер авыл кызы һәм шау-шулы башкала. Таныш-белешләр дә, туганнар да, әти-әни дә янда түгел. Үзеңне бөтенләй япа-ялгыз итеп тоясың. Утырып бер сөйләшер кеше табылса, бәхетнең иге-чиге булмый. Әлбәттә, зур шәһәрдә мине беркем дә көтеп тормаячагын, беренче адымнарны ясауның җиңел булмаячагын алдан күзаллап куйган идем инде. Ә шулай да, барысы да мин уйлаганнан күпкә яхшырак һәм уңышлырак барып чыкты. Сәбәбе – төркемдәшләрем. Әйе, беренче булып ярдәм кулы сузучыларым да, йокысыз төннәремне бизәүчеләрем дә һәм хәтта соңгы сынык ипиемне бүлешүчеләрем дә нәкъ менә алар булдылар. Һәрберсе аерым бер галәм кешесе, һәрберсенең үзенә генә хас холкы, кызыксынулары, киләчәккә хыяллары… Моңарчы һич кенә дә таныш булмаган, синең кемлегеңне дә, нинди икәнлегеңне дә белмәгән кешеләр. Дөресрәге, минем кебек үк студентлар. Шуларның барысын да искә төшерәм дә, уйга калам: ә бит алар бүгенге көндә дә җан дусларымнан да кадерлерәк, якын кешеләр. Киңәш кирәк булса да, укытучылар биргән биремнәрне аңламасам да, чәйгә салырга шикәр бетсә дә, алар янына йөгерәм. Гомумән, уку йортындагы тормышны алардан башка күз алдына да китерә алмыйм.

Башка төркемнәр белән чагыштырганда, безнең арада дустанә мөнәсәбәтләр көчлерәктер, мөгаен. Нигә дигәндә, күзгә ташланып торган бер күренешне искәртеп узасым килә. Вакытлар узу белән, һәркем группада үз кешесен, күңеленә хуш килгәнен эзли башлый. Шулай итеп, гөрләп торган төркем әкренләп кечкенә төркемчекләргә таркала. Басудагы печән чүмәләләрен хәтерләтә бу миңа. Һәрберсе таралып, үз дөньяларына гына яшеренеп, башкалардан читтәрәк булырга тырышалар. Ә без исә – бербөтен. Кечкенә генә чүмәләләрне түгел, җил дә, давыл да үтеп керә алмаслык зур бер эскертне хәтерләтәбез. Бер-беребезне сүзсез дә аңлап, ярдәмләшеп яшибез. Әгәр дә төркемдәшең иртән укырга бармыйча, ял итеп калып, син дәресләргә китсәң – бетте баш. Шушы минуттан син аның иң явыз дошманына әвереләсең. Ял икән ял, йоклап калган икән, бу эшне бергәләп башкарырга кирәк. Беренчедән, вөҗданың тынычрак, чөнки икенче дәрестә сине генә шелтәләмиячәкләр, икенчедән… ял да кирәк инде адәм баласына.

Ял дигәннән, без бер генә бәйрәмне дә билгеләп үтми калмыйбыз. Туган көннәрне бигрәк тә көтеп алабыз. Тулай торак яшәеше шундый бит ул, анда бар да тигез, бар да уртак. Иртүк торып өстәл әзерлибез, туган көне булган кешедән яшерен рәвештә, әлбәттә. Үзебезчә белдермәскә тырышсак та, сизми ди инде. Бүлмәсеннән кухняга чыгармый тотуларның юкка гына түгел икәнен чамалый бит инде ул. Ә шулай да, юләргә салышып, эченнән генә бик күпкә өметләнеп, бездән бәйрәм котлавын көтеп утыра. Мондый көннәрдә без төркемебез белән халык артистларына, данлыклы шагыйрьләргә, алып баручы-тамадаларга әйләнәбез дә куябыз. Берәү, моңы бармы-юкмы, мөһим түгел, “Эх, туган көн, туган көн” дия-дия җыр суза, икенчесе котлау теләкләре яудыра, кайсыларыдыр ашыга-ашыга курьер китергән пица-роллылар артыннан урамга йөгерә, гомумән, тормыш кайный. Кайный гынамы соң, ташып ага.

Дәресләрдә исә, без аеруча бердәм. Вакыты-вакыты белән үземне бөек галимнәр арасында кебек хис итәм, хаттә. Нинди генә кыю фикерләр, акыллы җөмләләр яңгырамый. Әйтерсең, дөньяның бөтен атаклы шәхесләре безнең төркемгә җыелган. Бәхәсләр, аңлашынмаучанлыклар да булмый калмый, әлбәттә. Шулай булмаса, яшәве дә кызык булмас иде, миңа калса. Әле ярый мондый вакытларда безне үз урыныбызга утыртып, акыл кертеп торырга старостабыз бар. Һәр илнең үз башлыгы булган кебек, безнең төркемнең дә үз Путины. Әйе, ул безне үз канаты астына алып, барын да тәртиптә тотарга тырыша, кирәксә усал да, таләпчән да була белә. Төркемебезнең бердәм булуында да аның өлеше зур.

Элегрәк әниемнең классташлары белән түгел, ә нәкъ менә төркемдәшләре белән элемтәне югалтмый аралашуына гаҗәпләнә идем, чөнки ул аларны барыннан да якын күрә. Хәзер генә аңладым: классташлар алар мәктәптә уку елларында гына янда икән, ә соңыннан һәрберсе үз юлы белән китә. Төркемдәшләр исә гел янәшәдә, беркая да югалмый да, онытылмый да. Киләчәктә дә алар белән бер өлкәдә эшлисең, бер казанда кайныйсың бар. Шуңа күрә яшьлекнең кабатланмас мизгелләрен юкка сарыф итмичә, студент чакларның, бигрәк тә төркемдәшләрнең кадерен белеп бергәләп укыйсылар алда әле!

Инзилә ХӨСӘИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе