Планетага Казан университеты профессоры исеме бирелде

Россия фәннәр академиясенең гамәли астрономия институты Казан университеты профессоры, астрономия һәм күктәге механика өлкәсендәге белгеч Нәүфәл Гаяз улы Ризванов (1930-2012) хөрмәтенә № 451138 планетасына Rizvanov дигән исем бирде. 

Галим фотографик астрометриянең казан мәктәбен булдыручы. Ул дөньяда беренчеләрдән булып йолдызлар фонында Айның зур масштаблы рәсемнәрен төшерү мнетодын уйлап таба. Айдагы кратерларның урнашу тәртибе абсолют каталогын, Ай фигурасының яңа моделен  ясый. 

Н.Ризвановның төп фәнни хезмәтләре фотографик астрометрия, позицион астрометрия, селенодезия, эфемерид астрономия һ.б. өлкәләргә карый.

Науфаль Гаязович Ризванов — совет һәм рәсәй астрономы, физика-математика фәннәре докторы. Ул 1955-58 елларда СССРның Казахстан Фәннәр академиясе кече фәнни хезмәткәре булып эшли. 1958 елдан 2012 елга кадәр Казан университетыныңВ.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә хезмәт куя. Башта өлкән фәнни хезмәткәр буларак, соңрак лабораториянең ай-планета лабораториясе мөдире булып, фография астрометриясе бүлеге мөдире булып эшли. Н. Ризванов 2010 елда Казан университетының «атказанган фәнни хезмәткәре» мактаулы исеменә лаек була. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, «Хезмәт ветераны» медале һәм башка дәрәҗәле бүләкләр белән бүләкләнгән шәхес.