Полилингваль мәктәпләр өчен укытучыларны КФУда әзерлиләр

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов күптелле белем бирү комплекслары өчен укытучылар әзерләү программасын төзү эше алып барылуын әйтте. Бу хакта ул институтның кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

Республикада күптелле белем бирү комплекслары челтәре булдыру проекты 2020 елда гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге оешмалар өчен белгечләр әзерләү КФУга йөкләнгән. Күп телдә белем бирү белгечләрен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты әзерләячәк. “Бүгенге көндә дәүләт программасы проекты эшлибез”, — диде институт директоры.

Рәдиф Җамалетдинов күптелле белем бирү комплексларын төзүне вакытлы, кызыклы, актуаль проектларның берсе дип саный. Әлеге комплексларда белем өч телдә — татар, рус һәм инглиз телләрендә бирелер дип көтелә. “Ким дигәндә, кеше ике тел белергә тиеш. 3-5 тел беләсең икән,димәк, син үз өлкәңдә башкаларга җитди конкурент була аласың. Бу очракта үзең теләгән оешмага эшкә урнашу мөмкинлеге күпкә югарырак”, — диде ул.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.