Президент газета укыймы?

Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның социаль челтәрдә актив утырганын күпләребез белә һәм күзәтеп бара. Ул һәр иртә тәрәзәсе аша күренгән урам фотосын кертеп, һава торышын да алдан әйтеп бара кебек. Президентыбыз социаль челтәрләрсез ничек яши соң? Гәҗит укыймы? Инстаграм битенә фотоларны үзе кертеп барамы?

Әлеге сорауларга җавапны 16 октябрьдә Президентның матбугат сәркатибе Эдуард Фәрид улы Хәйруллин студентлар белән очрашуда әйтте. Ул үзе журналистика бүлегенә кечкенәдән керергә хыялланган. Түбән сыйныфларда “Үскәч кем буласың?” – исемле иншага да “Журналист” дип горур җавап биргән Эдуард, тормышын башка юнәлеш белән бәйли – тарих фәннәре белгече булып китә. Ләкин хыял дигәне үзен гел сиздереп тора, журналистика кызыграк була башлый. “Беренче канал”да корреспондент булып, “кайнар” нокталарда күп булырга туры килә аңа. Бу хакта ул үзе дә рәхәтләнеп сөйләде:

–Безне 1990-2000 елларда Чечня, Дагыстанга җибәрәләр иде. Башта куркыныч тоелса да, соңрак  ияләштек. Журналист өчен чит җирдә булу — һәрвакыт яңа табыш дип уйлыйм мин, — диде ул.

Бу тема студентларга кызык тоелды, шуңа күрә сораулар да күп булды.  “Хатын-кыз өчен кайнар нокта бармы?” – дигәненә Эдуард Фәрид улы төгәл итеп болай дип җавап бирде: “Хатын-кызга куркыныч җирдә йөрү килешми. Аның өчен “кайнар нокта” – духовкадан кайнар ризык алу гына булырга тиеш.»

 “Һәр кеше үзенчә матбугат чарасы”

Эдуард Хәйруллинга президент турында сораулар да еш яңгырады. Мәсәлән, “Президент гәҗит укыймы?”, “Инстаграмга фотоны үзе кертәме?”, һәм гомумән, матбугат сәркатибе булып эшләү кыенмы? Рөстәм Миңнеханов гәҗитне самолетта очкан чакта укырга мөмкин, ә көнкүрештә ул яңалыкларны телефоннан укып белә икән. Эдуард Хәйруллин әйтүенчә, президентның фотога төшкәндә күзләре йомылган булып чыга, шуңа күрә аңа берничә кадр ясарга туры килә. Ә матбугат сәркатибе булып эшләүне Эдуард әфәнде шаярыпмы, “бик җиңел” эш диде. “Безнең президент – иң яхшы җитәкче, ул бик җитез кеше”, – дип үз эшенең уңай якларын санады. Ә әлеге өлкәдә эшлисе килгән студентларга берничә киңәшен дә бирде. Димәк, президентның матбугат сәркатибе булу өчен түбәндәгене белергә кирәк:

1. Иртә тору;

2. Йокы тую;

3. Журналистлар белән сөйләшә белү;

4. Югары даирәләр белән сөйләшә белү;

5. Телефон белән эш итә белү;

6. Дөньядагы вакыйгалар белән кызыксыну;

Шулай итеп, Эдуард Хәйруллин студентларга үзенең уңыш серен ачты. Бу, чыннан да, уңыш! Беренчедән, аның журналистика белеме юк һәм ул аны мәҗбүри дип санамый да. Иң мөһиме — хатасыз язу һәм кызыксыну булырга тиеш дип уйлый. Бу  белем кирәкми дигән сүз түгел. Үзе әйтмешли, белем беркайчан да артык түгел, иң мөһиме дөрес итеп куллана белү. Ахырдан Эдуард Хәйруллин студентларны үзләренә практикага чакырып калды. “Сездә костюм киертәләр бит!” – дип студентлар каршысалар да, “Без кешене үзгәртмибез!”- дип җавап бирде.

Рәфидә Галимҗанова. КФУ журналистика бүлегенең

2 курс студенты