Путин белән ярышу җиңелме? Әлбәттә!

Илебезнең яңа идарәчесен сайларга бары тик дүр ай вакыт калды. Сәяси мәйдан кайный: Партияләрнең олысы-кечесе киләчәктә күбрәк тавыш җыярга өметләнеп гади халык белән очрашулар үткәрә, аларны борчыган сорауларга җавап бирергә тырыша. Шундый очрашуларның берсе 17 ноябрьдә КФУның Журналистика югары мәктәбе бинасында үтте. Сәясәт белән кызыксынучы студентлар өчен илнең хәзерге яшәеше белән тагын да якыннанрак танышу өчен менә дигән форсат иде бу. Шуңа күрә  булачак журналистлар тартынып тормады, җитәкчеләр үзләре һәм партияләренең төп юнәлешләре белән таныштыруны тәмамлагач ук, сорауларын яудыра башлады. Түбәндә аларны кызыксындырган сорауларны һәм партия җитәкчеләрнең җавапларын тәкъдим итәбез.

Ничек уйлыйсыз, быелгы сайлау кампанияләре цирк тамашасына әйләнеп бара дигән фикер белән килешәсезме?

Илдар Рәҗәпов (Россия ветераннары партиясе рәисе): “Хәзерге вакытта барган сәяси шоу, чыннан да, цирк тамашасын хәтерләтә. Әмма илдә демократия, теләгән һәркем үзен президентлыкка тәкъдим итә ала. Монда җыелган һәрберебезнең үз карашлары, үз сәяси программасы бар.

Ирина Волынец (“Милли гаилә комитеты” хәрәкәте лидеры): “Теләге булган кеше президентлыкка дәгъва бирә ала, закон моны тыймый. Әмма берәүләр сайлау мәйданчыгын үзләренә пиар ясау,акча эшләү өчен куллана, ә икенчеләр сайлау кампаниясенә үз эшенең мантыйкый дәвамы итеп карый. Әмма халык кемнең кем икәнен бик яхшы белә”.

Андрей Богданов (Россиянең демократик партиясе рәисе): “1992-1993 елларда Жириновскийга тагылган кушаматларның иң “йомшагы” – “шамакай” иде. Дәүләт думасына сайлаулар вакытында халык аны 0,0 процент тавыш җыяр дип көтте. Әмма 1993 нче елның декабрендә 23 процент җыеп, беренче урынга чыккач, Жириновскийның шамакайлыгы турындагы сүзләр юкка чыкты. Хәзерге вакытта күтәрелгән эт-мәчеләр, тәмәке тарту турында сораулар да шамакайлык булып тоела, әмма Владивостокка баручы поездда җиде тәүлек буе тәмәке тарта алмыйча барсаң, бу мәсьәлә бер дә көлке булып тоелмаячак”.

Вячеслав Смирнов (Шәһәр халкы беолеге рәисе): “Бу цирк турындагы сорауны кайвакыт башкача да яңгыраталар. Безнең алда шундый җитди эшләр тора – Путинны сайлыйсыбыз бар, ә сез сез юләр сатып утырасыз, диләр. Дөресен генә әйткәндә, сайлау шул ике төрле була да инде: йә төрле вариантлар белән тулы “швед өстәле”, ягъни шоу, популизм, йә картлар йорты. Монсында инде Владимир Владимир улы һәм аның картайган дуслары булачак. Киләчәктә шушы соңгысы көтә дә инде безне. Ә бу – халык үзе сайлаган юл, димәк, аңа цирк түгел, ә шушы трагикомедия ошый”.

(Россиянең интернациональ партиясе рәисе) Андрей Гетманов: “Мин фикер иреклеге яклы. Һәр кешене аерым бәяләргә кирәк”.

Реформаларны тормышка ашыру өчен финансларны кайдан алмакчы буласыз?

Ирина Волынец (“Милли гаилә комитеты” хәрәкәте лидеры): “Бер бик билгеле сәяәсәт эшлеклесе: “Акча юк, әмма бирешмәгез!” дигән иде. Әмма халык арасында инде бирешеп баручылар бар. Россия, башка цивилизацияле илләр кебек үк, системалы рәвештә бюджет дифицитын кичерә. Бүтән илләр андый вакытта да социяль сәясәткә акча җиткерә, ә без юк. Димәк, бездә игътибар башка нәрсәләргә юнәлтелгән. Әлбәттә, без проблема якындагы берничә елда гына чишеләчәк димибез, әмма мин бу сорауны ниһаять үле ноктадан күчердем, һәм өстенлекләрне дөрес билгеләү мәсьәләсен чишәргә мөмкин дип тәгаен әйтә алам”.

Станислав Полищук (Социаль реформалар партиясе рәисе): “Акча юк һәм булмаячак та. Без ул акчаларны хәзерге олигархлардан алачакбыз. Безнең сәяси программаның башкалардан төп аермасы да шунда”.

Илдар Рәҗәпов (Россия ветераннары партиясе рәисе): “Россиянең үзәк банкын контрольгә алырга кирәк дип саныйбыз, кирәкле акчаны шуннан табачабыз”.

 

Күптән түгел Кремль Путинга алмаш эзли башлады дигән хәбәр таралды. Сезнең фикерегезчә, мондый алмаш кем була ала?

Ирина Волынец (“Милли гаилә комитеты” хәрәкәте лидеры): “Әлбәттә, мондый кандидат – хатын кыз булырга тиеш”.

Андрей Богданов (Россиянең демократик партиясе рәисе): “Күз алдына китерик: без бер фирманың идарәчесе, бөтен акча бездә, яшебез илледә ди. Үзебезгә алмаш әзерләячәкбезме? Сайлау вакытында шул алмашка киләчәк кешене тәкъдим итеп, бөтен акча һәм хакимияттән баш тартырга теләячәкбезме? Юк әлбәттә. Шулай булгач, Кремль Путинга алмаш әзерләячәк дип уйлыйсызмы?”

 (Россиянең интернациональ партиясе рәисе) Андрей Гетманов: “Чынлыкта, Владимир Путин – бик яхшы кеше: эчми, тартмый, спорт белән шөгыльләнә, кызлары өчен яхшы әти. Ул искиткеч дус: дуслары өчен генә дә бит ул 199 компания төзеде. Шул компанияләр хәзер илнең ярты акчасын үз кесәсенә ташый. Әмма президент буларак аның белән ярышу авыр түгел, чөнки унҗиде ел буена бернинди җитди җиңүләргә ирешкәнебез юк. Олимпиада, чемпионатлар – җиңү түгел ул. Күрәбез бит, бернигә дә ирешмәячәгебезне белә торып әллә ничә миллиард сумны Дөнья Чемпионатына түгәбез.  Өстәвенә, күптән түгел генә Сергачта бала тудыру йорты ябылган, хатын кызларны хәзер им-томчы әбиләр карый дигән хәбәр килеп иреште. Илдә шундый хәлләр барганда Путин Берләшкән Гарәб әмирлекләре короле белән аларда 10 миллиардлык нано-шәһәр төзергә килешеп йөри. Мондый президент белән ярышу җиңелме? Әлбәттә җиңел! Чөнки без ил турында сөйлибез, ә ул дуслары һәм гаиләсе турында уйлый”.

Вячеслав Смирнов (Шәһәр халкы берлеге рәисе): “Смирнов Путинга алмаш әзерлиләр дигән сүзне журналистлар һәм пропагандистлар чыгара. Халык ниндидер яңалык көтсен өчен эшләнә бу. Путин идарәдә әле тагын озак еллар булачак, сәламәтлеге мөмкинлек бирсә, әлбәттә. Бер-бер нәрсә була калса да, шул ук партиянең башка әһелләре киләчәк. Халык өчен барыбер бернәрсә дә үзгәрмәячәк, хәтта идарәгә мин килсәм дә”.

Раилә Вәлиуллина