Quacquarelli Symonds (QS) британ компаниясенең предмет рейтингы билгеле булды

Рәсми рәвештә Quacquarelli Symonds (QS) британ компаниясенең предмет рейтингы билгеле булды. Анда белгечләрне 48 юнәлештә әзерли торган дөньяның иң яхшы университетлары тәкъдим ителә. QS рейтингына 24 россия вузы кергән, Казан федераль университеты — 9 дисциплина буенча эләккән. Моның турында QS World University Rankings by Subject 2018 тикшеренүе күрсәтә. 

Рейтингның яңа версиясендә предмет дисциплиналарының саны арткан яңа «Классик тел белеме» һәм «Китапханә эше» дигән өлкәләр өстәлгән. Рейтинг методикасы 4 күрсәткечне исәпкә ала: академик репутация һәм эш бирүчеләрнең репутациясе, бер мәкаләгә цитата ясау һәм h-индекс (Scopus мәгълүмат базасыннан алынган информация буенча)

2018 елда Казан федераль университеты предмет рейтингына 9 дисциплина буенча тәкъдим ителде. 2017 елда әлеге сан 8 генә иде. «Археология» (151-200), «Лингвистика» (101-150), «Физика һәм астрономия» буенча позицияләр шул ук күрсәткечләрдә сакланган, «Инглиз теле» (201-250) һәм «Мәгариф» (201-250) күрсәткечләре буенча 50 позициягә алга күчеш бар, ә «Химия» (451-500), «Икътисад һәм эконометрика» (351-400) дисциплиналары буенча «-» 50 позиция. «Заманча тел гыйлеме» (151-200) һәм «Математика» (301-350) дисциплиналары беренче тапкыр кертелә.

Әлеге рейтингта лидер булып АКШның Гарвард университеты тора. Ул 14 предмет буенча беренче урында.