Һәр елны үтә торган КФУ вакансияләр ярминкәсе онлайн форматта узачак

Эш бирүчеләр һәм студентлар очрашуы беренче тапкыр «онлайн» режимда узачак.

Казан федераль университетының виртуаль вакансияләр ярминкәсе 28 апрельдә «Факультетус» платформасында ачылачак.

Үзендә традицион вакансияләр ярминкәсе, заманча HR-порталлар һәм инновацион технологияләр  форматларын берләштереп, университетлар, студентлар һәм эш бирүчеләр өчен «Факультетус» цифрлы карьера мохите вуз һәм эш бирүче арасында хезмәттәшлекнең эксклюзив каналы булып тора.

Ярминкәдә катнашу өчен студентларга һәм эш бирүчеләргә ярминкә ачылганчы теркәлү узарга кирәк.

«КФУның вакансияләр ярминкәсе 28 апрельдә ачылачак һәм атна дәвамында эшләячәк. Бүгенге көндә  58 эш тәкъдим итүче теркәлгән, аларның 100 гә якын вакансиясе бар һәм 500 дән артык студентны эшле итәргә әзер. Ярминкәдә катнашу һәркем өчен бушлай. Ел саен КФУның вакансияләр ярминкәләре ярдәмендә 1000 студент эшкә урнаша һәм стажировкалар узу өчен урыннар таба», — дип сөйләде КФУ Мәгариф департаментының практика һәм эшкә урнаштыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Закирова.

Казан университетының вакансияләр ярминкәсендә бөтен Россиядән предприятиеләр, шулай ук зур халыкара компанияләр һәм концерннар катнаша.

Автор: Лариса Бусиль