Рәхмәт сезгә тыныч күк өчен

 7 май көнне Яшьләр сәясәте департаменты, Универсиада авылы студентлары ассоциациясе белән берлектә, 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чаралар оештырды.

Җиңү Көне – илебезнең төп бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәмне, күз яшьләре белән бәйрәм итү диләр. Сугыш дистәләрчә миллион гомерләрне алып китте, исәпсез кайгы һәм газаплар китерде. Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан 7 нче май көнне Универсиада авылы җирлегендә берничә чара оештырылды һәм хөрмәтле кунаклар – Бөек Ватан сугышы ветераннары чакырылды. Алар тыныч һәм якты күк, киләчәк өчен батырларча көрәшкәннәр.

Универсиада авылы студентлары ассоциациясенең иң актив һәм битараф булмаган әгъзалары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган кечкенә генә истәлекле митинг һәм патриотик акция үткәрделәр. Барлык җыелган кунаклар һәм студентлар бер минут тынлык белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алдылар. Йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр укылды һәм катлаулы солдат тормышы турында җырлар башкарылды. Студентлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан төзелгән кечкенә генә уңайлы скверда йолдызга чәчәкләр салдылар.

Митингтан соң 11А йортында бәйрәм табыны оештырылды, анда сугышчыларның батырлыгын, туган якларын сагыну хисен, хатын-кызларның һәм балаларның фашистлар Германиясен Җиңүгә керткән бәһасез өлешен искә алдылар. Студентлар үз үрнәкләрендә ныклык, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт күрсәткән барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

Очрашу ахырында ветераннарга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, соңыннан кунаклар концертка бардылар.  Катнашучыларның якты чыгышлары, рәсемнәр галереясы, милли җырлар һәм биюләр, сугыш турында дулкынландыргыч шигырьләр белән хозурлану мөмкинлеге бирелде. Студентлар татар һәм рус телләрендә чыгыш ясады, Татарстан мәдәниятенең уникальлеген һәм кыйммәтен ассызыклап үттеләр, Россиянең күп кенә халыкларының уртак рәхимсез дошманга каршы батырларча берләшүе турында сөйләделәр.

Ветераннар сугыш дәһшәтләре турында сөйләмиләр, ә киресенчә, чын ватанпәрвәрлек һәм рухи көчнең тирән мәгънәсен җиткерәләр, сугыш елларының шигырьләрен укыдылар һәм киләчәккә кыйммәтле киңәшләр бирделәр.

Барлык тамашачылар да концерт номерларын игътибар белән күзәттеләр. Казан федераль университетын тәмамлаган Әмир Әхмәдишин башкаруында «Җиңү көне» җыры йомгаклау мотивына әверелде.

КФУ студентлары Ватаныбызның барлык герой сакчыларына исәнлек-саулык тели, ә һәлак булучыларга карата тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерә. Батырлык өчен рәхмәт сезгә!

Айзилә Шәймөхәммәтова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 1 курс студенты.