Һәр китабы үз баласыдай

Татар теле җанатары, татар журналистикасының аксакалы, мөхәррир – болар барысы Илдар Низамов хакында. Шөкер, Илдар Мәлик улы бүген дә татар әдәбияты, журналистикасы дөньясын сөендереп яши. Быел дөнья күргән яңа китабы да моңа тагын бер дәлил. Татарстан язучылар Союзында остазның “Бөртектән – көшел” дип исемләнгән иҗат җимешен тәкъдир иттеләр.
Әлеге кичәдә бүгенге татар әдәбиятының һәм журналистикасының танылган вәкилләре бихисап җыелды. Күбесе – Илдар абыйның шәкертләре һәм каләмдәшләре. Бу кичтә зур кызыксыну уяткан яңа китапның урыны түрдә булды.
— Китап – татар кешесенең туганнан алып, соңгы көннәренә кадәр аерылгысыз юлдашы. Ул татар милләтенең асыл сыйфаты. Татар китабының 1000 еллык тарихы бар бит, — ди Илдар абый.
“Бөртектән – көшел” китабын бастыру кебек изге эшне Татарстан китап нәшрияте башкарган. Илдар Мәлик улының иҗат җимеше ике зур бүлек – парчалардан һәм хатирәләрдән (эсселар) тора. Анда уйлап чыгарылган нәрсә юк, барысы да автор кичергән хәлләр, ул күргән шәхесләр турында.
Парча һәм эссе – бүген басма матбугатта сирәк күренеш. Мондый саллы китап чыга алган икән, халык бу жанрларга татарның башка журналистика һәм әдәбият жанрлары кебек үк яшәргә ризалык биргән, ул аны укый дигән фикердә автор. Ике жанр да кече форматлы, ләкин тирән эчтәлекле публицистик әсәрләр. Аларны язу өчен тормыш тәҗрибәсе булырга тиеш. Мәгълүм ки, Илдар Мәлик улы инде 80не ваклаган кеше. Милләтебезнең әдәбиятта, журналистикада, публицистикада танылган шәхесләре белән аралашкан ул. Китапта татар публицистикасының нигезен салган Гази Кашшаф, Флорид Әгъзәмов, китап остасы Гарәфетдин Шәрәфетдинов, галимнәребез Суфиян Паварисов һ.б. шундый җитди шәхесләр турында язылган язмалар дөнья күргән.
Тантанада мәртәбәле кунаклардан бигрәк Илдар Мәлик улының иң якыннары – аның гаиләсе дә бар иде. Мәҗлестә Низамовлар гаиләсенең дәвамчылары – Илдар абыйның кызлары Гөлшат, Гөлназ, оныклары —  Наҗар, Әнвәр, Алинә һәм Карина чыгыш ясады.
— Бу вакыйга безнең өчен зур горурлык. Китап чынбарлыкта булган хәлләргә нигезләнеп тупланган. Дөрестән дә, ул бөрткеләп җыелды. Без техник яктан ярдәм иттек – компьютерда бастырдык, редакцияләдек. Әти бу китапны чыгаруга бик ныклап әзерләнде, һәр җыелган метариал өстендә вакыт кызганмый эшләде. Кайвакыт уй-фикерләре аңа төнлә килә иде, иртән ул аларны сөйләп, язып барды. Анда аңа якын булган кешеләр, балалар, күршеләр, кардәшләр, хезмәттәшләр турында язмалар бар. Ул һәр китабына үз баласына караган кебек карый. Моңа кадәр фәнни эш белән шөгыльләнгән булса, бу китабы бик тормышчан. Шуңа да ул безгә аеруча якын, — ди кызы Гөлназ.
Китап башында автор һәм мөхәррир тора бит. Илдар Мәлик улының иңнәрендә Татарстан китап нәшриятендә куйган 12 ел хезмәте дә бар. “Бөртектән – көшел” китабын ул бу нәшриятнең мөхәррире Венера Камалиева белән редакцияләгән.
— Нәшрияткә Илдар абыйның китабын чыгару планга кертелгән дигән хәбәр килде. Бу китап минем кулга килеп эләккәч, бераз каушап калдым. Ни дисәгез дә, Татарстан китап нәшриятендә дистәдән артык ел буена эшләгән кешенең иҗат җимеше, өстәвенә, ул – университетта татар мөхәррирләрен тәрбияләүче мөгаллим. Илдар абый белән эшләве бик кызык булды. Ул бер генә минутка да үзенең мөгаллим икәнен онытмады. Нинди генә төзәтү кертә башласак та, башта мине тыңлап тора, риза булса, “Молодец!” дип аркадан сөеп куя. Ризалашмаса, хәйләкәр генә елмаеп, дөрес төзәтү юлына төшендерә, — дип бүлеште Венера ханым.
Мәҗлестә Илдар Низамовка котлау яудыручылар арасында Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәтов, “Әтнә таңнары” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, юбилярның укучылары, тыңлаучылары, остазлары, шәкертләре, туганнары булды. Ул гомерен багышлаган татар журналистикасы кафедрасы да бүген эшләүче тулы составында килгән иде.
— Илдар Мәлик улы үзен искиткеч мөхәррир, тапкыр журналист буларак танытты. Ләкин гомеренең күп кенә өлешен ул Казан университетына багышлады. Рәсми рәвештә әйтелгәне генә аның 30 ел, ләкин ул татар журналисткасы кафедрасына 40 ел чамасы гомерен бирде. Мин Илдар Мәлик улын кафедрабызның “эш аты” дип атар идем. Чөнки ул ел саен кимендә 1 китап, уку ярдәмлеге яки фәнни монографияләр чыгара. Кызык бер гадәте бар иде. Саллы гына язмасын кафедрага алып килә дә: “Язып бетердем, теләсә ни эшләтегез”, — дия иде. Берсен чыгарып өлгерәсең, икенчесен язып та куя. Аның бу нәтиҗәлелеген мин еш кына кафедра утырышларында мисалга китерәм, — дип белдерде татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин.
Илдар абыйны күп кенә шәкертләре тел, фигыль, ярдәмлек сүзләр дөньясында кайнаучы кеше буларак кына белә, ләкин ул бик киң фикер йөртә торган шәхес. Музыка белән кызыксына, гөмбә җыю, балык тоту нечкәлекләрен яхшы белә.
Ул тәрбияләгән шәкертләр барлык мәгълүмат чараларында бик нәтиҗәле эш күрсәтә, бик күпләре аларны җитәкли. Һәммәсе Илдар Мәлик улын иң матур сүзләр белән генә искә ала.
“Сез бәхетлеме?” дигән сорауга аның җавабы:
“Тормыш бит ул бертөрле генә бармый, каршылыклы очраклардан тулып тора. Шундый каршылыклар булганда гына кеше яши. Мин дә аларны кабул итеп, җиңәргә тырышам. Ул яктан, әйе, “Мин бәхетле!” дип әйтә алам”.

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА, КФУ Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбенең IV курс студенты.