Һәр һөнәрнең нигезе белем

Балалар һәм  яшүсмерләр тапшыруының монтаж бүлмәсендә “Телевидение – сурәт белән фикер йөртү” дигән язу эленеп тора.

Күргән саен укып чыгам бик үк аңлап та бетермим бугай, ә берьюлы: “Ә ничек була соң ул сурәт белән уйлау?” – дип баш вата ук башладым. Бәлки бу хакта телевидениедә озак еллар эшләүче журналистлар күбрәк беләдер дип тәҗрибә туплаган телевизион журналистка мөрәҗәгать итәргә булдым. Әңгәмәдәшем Татарстан дәүләт телерадиокомпанисенең шеф-редакторы, Казан университеты электрон массакүләм мәгълүмат чаралары теориясе һәм практикасы кафедрасы укытучысы Мөршидә Фатыйхова.

Мөршидә ханым, сезнең журналистикага юлыгыз нәрсәдән башланды?

Мәктәптә укыган елларда ук газета-журналлар, китаплар укырга ярата идем. Авыл, мәктәп китапханәсендә укымаган китап калмады. Уку аралашу сәләтен дә ача. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач почтальон булып эшкә дә урнаштым, әлбәттә рәсми рәвештә әни исемендә иде, ә гамәлдә үзем эшләдем. “Яшь ленинчы” газетасына, “Ялкын” журналына язмалар җибәрә башладым. “Идел ягы” дип аталган район газетасының даими хәбәрчесе булдым.  Шагырь әйтмешли бу “шаярулар”ның ахыры миннән журналист ясар дип һич кенә дә уйламаган идем. Хәтта университетка да очраклы гына барып кердем. Район газетасында эшләгән яшь белгеч – Люция Шәрәфиева, сиңа укырга кирәк, бар әле, сине анда алалар дигәч ,завод эшеннән бушаган арада гына имтиханнар биреп йөргән булдым. Флорит Әгъзамов, Мөнҗия Мәрдиева, Марлен Шамилов имтихан комиссиясендә икәне хәтеремдә. Аларга гомер буе рәхмәтлемен. Рәхмәтләрем аларга дога булып ирешсен.

Ә телевизион журналист булу теләге кайчан туды?

Телевидение белән “җенләнү” университеттан башланды. Без укый башлаган елларда университетта , хәзер “Эфир” каналындагы “Город” тапшыруы әзерләнә иде. Бер ел укыганнан соң татар һәм рус төркемен җыеп сайлап алу конкурсы үткәрделәр. Өлкән укытучы Илшат Аминов җитәкчелегендәге комиссия, татар төркеме өчен Васил Гарифуллин җаваплы иде. 10 студент әлеге эксперименталь төркемдә өстәмә дәресләр укый башладык. Ул дәресләрнең тәэсире булмый калмагандыр, ләкин  һичшиксез телевидениедә эшлиячәкмен, йолдыз булачакмын дигән максат куймадым. Киресенчә,  телевидениедә эшләү мөмкинлеге булган очракта да , газетаны сайладым. Җәйге практиканы да  күбесенчә газетада үттем. Ул вакыт әле мин сурәт белән уйларга кирәклеген дә , гомумән телевидениедә эшләр өчен  тәҗрибә  булырга  тиешлеген дә белми идем. Чынлап торып телевидениегә эшкә кереп китүдә Рөстәм Камалов тәэсире зур булды. Беренче тапшыруны Яшел Үзән телевидениесендә аның белән эшләдек. Әле беренчесе кебек сыйфатлы тапшыру эшләгәнем юк. Омтылыш кына бар.

Сезнеңчә, журналистика белән кызыксынып китүчегә профессиональ дәрәҗәгә үсү өчен нәрсәдән башларга кирәк ?

Юл башында иң мөһиме – яхшы укытучылар, остазлар. Нәкъ менә алар тынгысыз һөнәр ишеген ачу ачкычларын бирә. Мөнҗия Мәрдиева, Розалина Нуруллина, Альберт Айнетдинов, Васил Гарифуллин, Флорит Әгъзамов, Илдар Низамов әлеге исемлекнең башында торучылар. Гомумән минем остазларым күп. Алар барысы да Казан университеты белән бәйле шәхесләр. Безгә хәтта, сценарий осталыгы дәресеннән Индус Сирматов укытты. Алар барысы да  хезмәт хакы дип түгел, намус эше дип гыйлем бирүчеләр. Нәрсәгә ул теория, практика эшләп чыныгырга кирәк диючеләргә мин, сафсата дип карыйм. Ничек инде белемсез тәҗрибә тупларга мөмкин! Алайса югары уку йортлары да кирәк түгел  булып чыга.

Университет ул коры теория генә түгел, теория артында шәхес! Ни өчен бүген олпат шагыйрьләребез кайта-кайта Мөхәммәт Мәһдиев дәресләрен искә ала? Ни өчен татар журналистикасы кафедрасында укып, үзләре журналист булып эшләүчеләр хәзер дә Илдар Низамовка шалтыратып киңәш сорый? Шуңа да, соравыгызга әйләнеп кайтып әйтәм,  һәр һөнәрнең нигезе белем.

 “Универсаль журналист” төшенчесе соңгы елларда бик  популярлашып китте. Сез дә үзегезне “универсаль” дип саныйсызмы?

Юк, әлбәттә, камиллеккә чикләр юк. Техника яктылык тизлегендә үзгәрә. Коллектив булгач  үзең теләгән темага гына эшләмисең , мөхәррир кушкан, яисә җитәкчең тәкъдим иткән темаларга да тапшыру әзерләргә туры килә.  Кайвакыт тарихи тема булса тарихчылар, мода темасы булса, модельерлар белән киңәш итү дә комачау итми. “Рухи хәзинә” тапшыруы, элек дини темаларга гына әзерләнгән, хәзер исә теманы төрле юнәлештә алабыз. Дини тема да минем өчен бик четрекле, ә иң гаҗәпләндергәне көннән-көн катлаулана, югыйсә бит тәҗрибә бар, ләкин таянырлык түгел күрәсең. Универсаль дигәндә, сүз белән генә түгел  журналист техника белән дә мөкәммәл эш йөртә белергә тиеш дигәнне аңлата. Сценарий язам, интервью алам, монтаж ясыйм, ләкин оператор осталыгым юк. Дөресен генә әйткәндә, оператор буласым килә дигән теләк тә юк. Әгәр сайлау алдында калсам, бәлки анысына да өйрәнермен, әлегә һәркем үз эшен эшләргә тиеш дип саныйм.

Кайчак кеше камера алдында сөйләргә курка, гомумән баш тартырга мөмкин. Аралашырга яратмаган кешеләр белән бәлки сезгә дә очрашырга туры килгәндер?  

Әгәр интервью алам дип сөйләшеп куйгач та әңгәмәдәшең әйе, юк дип кенә җавап бирә икән, төп гаеп журналистта. Сәбәпләр төрле: бәлки бу хакта башка берәү яхшырак сөйләгән булыр иде яисә сорау дөрес бирелми,  сөйләм осталыгы начар булуы да мөмкин. Интервью бирүче каршында лач-лоч сагыз чәйнәп торсаң, эндәшкәндә исемен ялгыш әйтсәң ни булачагын аңлатасы юк. Журналистның эш әдәбе , героена карата хөрмәте дә бик әһәмиятле. Дөрес сорау биргәндә төрлесе була, кайбер четрекле мәсьәләләрен аңаламасаң кабатлап сорарга кирәк, гомумән сорау бирергә куркырга кирәкми. Бәлки сорау урынсыз, бик гадидер, хәтта шуны да белми дип көләрләр. Әмма, минемчә, андый очракта сорау биргән чакта көлүләре яхшырак, чөнки әлеге хата эфирга чыкса, еларга туры килүе бар.

Хәзерге вакытта сез “Рухи хәзинә”,“Замандаш”, “Бәхетем минем”, “Алтын куллар” программаларның авторы. Геройларны ничек сайлысыз?

Редакциянең җыелыш вакытында тәкъдим итәбез, әгәр хупласалар димәк тапшыру ясала, юк икән, юк.  Һәрвакыт диярлек үз геройларыма гашыйк булам, башкача эшли алмыйм күрәсең.

Бер тапшыру әзерләү күпмегә сузыла?

Төрлесе була. Параллель рәвештә берничә тапшыру  әзерләнә.  Кайберсен бер атнада эшләп тапшырасың, кайсыберсе, хәтта бер елга сузыла. Геройга бәйле.

Ничек сез уйлыйсыз, тележурналист – оператор – монтажёр – звукорежиссер тандемында кем баш?

Минемчә, төшерү мәйданчыгында иң мөһиме – оператор. Гениаль текст язып, теләсә нәрсә әйтеп була, ләкин телевидение – ул сурәт. Сурәтсез радиога әйләнә.  Тапшыруны монтажлап бетергәч режиссер карап чыга, ул кайчакларда син эшләгән композицияне бөтенләй сүтеп җыя. Ахыры алга уртасы ахырга калырга мөмкин. Аннан тавыш режиссеры кадр артында яңгыраган тавышны, герой сөйләмен, яисә интершумны бер дәрәҗәгә китереп тигезли. Тулаем алганда тапшыру өчен автор җаваплы. Шуңа күрә нәрсә төшерергә кирәклеген  дөрес итеп аңлатырга, нинди мәгънә,  фикер җиткерәсең килгәнне режиссерга, ниндирәк темеага музыка сайлыйсын тавыш операторына әйтеп куярга кирәк. Хезмәттәшләреңнең ачуын китерерлек итеп эш барышында остарып йөрисе түгел билгеле, ә алданрак, киңәшләшеп башларга кирәк.

Яшь телевизион журналистларга, сезненчә, нәрсә җитми?

Беренчедән әлбәттә, тәҗрибә. Икенчедән, яшьләргә хас тагын бер хата  – алар бик тиз “йолдыз”га әверелеп борын чөеп йөри башлый. Аларны барысы да белә дип уйлый. Китап уку да комачау итмәс иде. Хезмәттәшләренең эшен өйрәнү, күзәтеп бару җитенкерәми. Журналист үзе эшләмәгән гаммәви чаралардагы яңалыклар белән дә танышып барырга тиеш. Соңгысы, гомумән , яшьләргә генә түгел барлык журналистларга да кагыла, еш кына үз казаныбызда гына кайныйбыз. Хәтта, Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясендә татарча тапшырулар барлыгын белмәгән журналистлар белән аралашканым бар.

Сезнеңчә, татар телевидениесе тамашачыга  тансык булсын өчен нидән башларга кирәк?

Бездә телевизион белгечләр киң мәгънәсендә алганда бик аз. Милли үзаң үстерү юнәлешен алга сөргән масштаблы проектлар юк. Продюссерлар, режиссерлар, мөхәррирләр аз. Телевизион белгечләр гомумән әзерләнми.

Хәзер яшьләрнең бөтен игътибарын интернет алды, ул телевизион тапшыруларга ничек тәэсир итә?

Яшьләр телевизорны хәзер карамый, хәтта аларның әти-әниләре дә аны фон буларак кына кабыза. Башлынгыч сыйныфтан башлап һәр баланың кулында телефон. Интернет та тоташтырылган булса ул шунда “яши”.

Сыйфатлы телевизион тапшырулар булмаса,  без хәтта урта буынның да, өлкән буын тамашачыларының да телевидениегә карата гайрәтен чиктерәчәкбез.

Ә милли журналистикада үсеш перспективалары нинди?

Нинди дигәч, ак дип әйтәм. Ак, чөнки мин – оптимист. Газета да, радио да, телевидение дә моңарчы булган һәм булачак, бәлки аның форматы үзгәрер. Интернет аларны үз эченә “йотар” дип уйламыйм. Сыйфатка нигезләнсә, милли журналистиканың киләчәге өметле, ә милли журналистика үсеше турыдан-туры татар теленең кулланыш даирәсен арттыруга бәйле.

Интервьюны Алинә Сысоева әзерләде