Рәсәй тарихы турындагы белемнәрне ничек арттырырга?

Тарих әйләнә-тирә дөнья, кануннар һәм җәмгыятьнең үсеш тенденцияләре белән танышу өчен кирәк. Тарихны белү дөньяның тулы картинасын күрү, вакыйгаларның һәм күренешләрнең үзара бәйләнешен аңлау мөмкинлеген бирә. Әлеге язмада сез кызыклы лекцияләр, курслар, документаль фильмнар һәм подкастларга сылтамалар таба аласыз.

Arzamas курслары. Әлеге проект үз эчендә бик күп тарихи һәм мәдәни мәгълүмат саклый. Биредә Оксфорд һәм Шанинки профессоры Андрей Зоринның “Бөек Екатерина вакытында булган мәхәббәт” һәм “Екатеринаның Греция проекты” турында лекцияләрен карый аласыз. Ә инде Res Publica үзәге җитәкчесе Виктор Каплунның лекцияләрендә беренче ачыктан-ачык интеллектуалларның ничек барлыкка килгәннәре һәм аларның балалары нигә декабристлар булганы турында белергә мөмкин.

Эрмитажның YouTube каналы һәм Empire of the Tsars документаль сериалы.

Екатерина II танылган меценат, Эрмитажны барлыкка китерүче. Күптән түгел Григорий Потемкинның тууына 280 ел тулуга багышланган күргәзмә оештырыла һәм документаль фильм төшерелә. Фильмда Екатеринаның кенәз белән романы турында сөйләнә, Кышкы сарай буйлап экскурсия күрсәтелә.

Stuff You Missed in History Class подкасты.

Көнбатыш илләрендә Екатерина II белән көчле сәяси фигура буларак кызыксыналар. Бөек Екатерина турында күбрәк белер өчен Хеллен Миррен тарафыннан иҗат ителгән подкастларга мөрәҗәгать итегез. Биредә аның хакимияткә килүе, идарә итүе һәм шәхси тормышы турында белә аласыз.

Гөлсинә ШИҺАПОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.