Рәсимә Галиева: «Иң мөһиме: тырышлык!»

Ул үз тормышын журналистикадан башка күз алдына да китерә алмый, коллегалары аны шаяртып кына «Татарская еврейка» дип йөртә, заманында телевидениегә эләкмәвендә ул көзге ботинкасын гаепли. Сүзем Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Рәсимә апа Галиева турында.

— Рәсимә апа, иң элек балачак елларын һәм журналистикага тәүге адымнарны искә төшерик әле.

— Тумышым белән Саба районы Тенеки авылыннан мин. Мәктәп елларыннан ук районда чыга торган «Саба таңнары» газетасында гына түгел, республикакүләм газета-журналларда да актив чыгыш ясый идем. Иҗат итә башлавым өчен мин мәктәбемдә эшләгән «Серле каләм» түгәрәгенә рәхмәтле. Мәктәп елларыннан күңелемдә ике вакыйга уелып калган: 1994 нче елда узган Яшь журналистлар лигасы һәм 1997 нче елда үткән «Алтын каләм» фестивале.

— Әйе, сезне «Алтын каләм» фестиваленең беренче Гран-при иясе дип тә беләм…

— Әйе, ул вакытта «Алтын каләм» Борис Полевой теплоходында Самара, Саратов, Ульяновск шәһәрләренә сәяхәт ясап үтә иде әле. Мин катнашкан елны фестивальдә чит төбәкләрдән килгән катнашучылар күп булды. 8 көн буе дәвам иткән фестивальдә бер дә йокламадым. Шул сәбәпле, өйгә кайту белән «сүнгәнем» исемдә. Көндәшлек бик көчле иде. Җиңүче икәнемне белгәч, миннән дә бәхетлерәк кеше булмады. Ул вакытта БДИлар юк, димәк, Гран-при алу журфакка туп-туры юл дигән сүз иде.

— Студент елларында практиканы радиода үткәнсез, хәзер басма матбугатта эшлисез. Телевидение белән дуслык ничек? Журналист универсаль булырга тиеш бит…

— Үземне белгәннән бирле мин бары тик яздым. Радиода исә кызык өчен генә үземне сынап карадым. Беркайчан телевидениегә тартылмадым. Әмма мөмкинлек бар иде. Студент вакытта телевидениегә барасың дип хәтта көнен дә билгеләп куйганнар иде. Тик ул яңгырлы көзге көнне минем ботинкам ертылды һәм яңа ботинка алырга китеп, мин телевидениегә бара алмый калдым. Менә шундый кызык та, сәер дә хәл. Күрәсең, язмыштыр.

— Хезмәт юлыгыз ничек башланып китте соң?

— Хезмәт юлымны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Медицина-профилактика үзәгендә баш редактор булып башладым. Министрлыкта шундый система иде: мәсәлән, иртәнге 8дә киләсең һәм кичке 5тә кайтып китәргә тиешсең, ягъни ишекләр бикләнә. Ә мин шундый кеше: башым күп очракта кичке 5тә әле уяна гына башлый. Бу система, әлбәттә, дисциплина өчен эшләнә иде. Тик без журналистларда дисциплина юк бит инде ул! Мине барыбер дә шул дисциплинага өйрәтә алмадылар. Ул үзәктә еврейлар бик күп эшли иде. Шул сәбәпле хезмәттәшләрем мине шаяртып «Татарская еврейка» дип йөрттеләр. Татар мохитенә сусап, хезмәт юлымны «Ватаным Татарстан» газетасында дәвам иттем һәм бүгенге көнгә кадәр шунда эшлим.

— Ә укытучылыкка ничек килдегез һәм ул журналистикадан аерыламы?

— Университетны тәмамлагач, минем аннан бер дә китәсем килмәде. Мин аны бик нык яраттым. Ничек инде мин бу факультетны, Васил абыйларны ташлыйм дип йөргәнем әле дә исемдә. Шуннан соң миңа аспирантурага керергә тәкъдим иттеләр. Ә аны тәмамлагач, укытучылык белән шөгыльләнә башладым. Укыту белән журналистикада аерма зур дип әйтмәс идем. Чөнки укыткан өлкәм журналистика белән бәйле бит.

— Дин журналистикага комачауламыймы?

— Юк, бер дә комачауламый. Тик диннең бөтен шартларын да үтәргә вакыт җитми. Бәлки үземне киләчәктә мөселман журналистикасында сынап карармын. Чөнки ул бөтенләй икенче өлкә, башка юнәлеш. Аллага шөкер, эшем бик күп. Мин эшләргә бик яратам!

— Ә иҗади кризис вакытлары сездә еш буламы? Алардан ничек котыласыз?

— Иҗади кризисның миндә беркайчан да булганы юк. Чын журналистта ул була да алмый. Мин бары тик декрет ялында чакта гына бер мәкалә дә язмый тукталып тордым. Һәм иң кызыгы: аннары авыр булмады.

— Журналист булырга хыялланучыларга сездән киңәш тә ишетеп үтик әле.

— Иң мөһиме: тырышлык! Үзеңне күрсәтергә, фикереңне әйтергә курыкмаска, кызыклы итеп язарга кирәк. Үзегезгә ышаныгыз һәм барысы да килеп чыгачак.

Илгиз Шәкүров