Рөстәм Миңнеханов Казан университеты белән хезмәттәшлеккә чакырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньда  “Мәскәү дәүләт университеты – Пекин политехника институты» Россия-Кытай проекты белән танышканнан соң, оештыручыларны Казан (Идел буе) федераль университеты белән дә тыгыз хезмәттәшлеккә чакырды. Президентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов төзелеш мәйданчыгында булган һәм беренче курс студентлары белән аралашкан. 

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым в Китайскую Народную Республику. Фото: Михаил Фролов

Студентлар Татарстан делегациясенә рус телен белүләрен, А.С.Пушкин һәм М.Җәлил шигырьләрен укып күрсәттеләр.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым в Китайскую Народную Республику. Фото: Михаил Фролов

Хәзер Кытай Шэньчжэньда дөньякүләм университетлардан көчле мәгариф кластеры формалаштыра. Шәһәрдә “Мәскәү дәүләт университеты – Пекин политехника институты” уртак университеты төзелеше алып барыла.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым в Китайскую Народную Республику. Фото: Михаил Фролов

Бу халыкара проект Россия-Кытай гуманитар проекты булырга тиеш. Проектның миссиясе – Россия мәгарифенең халыкара белем бирү хезмәте базарында абруен һәм көндәшлелеккә сәләтлеген күтәрү, дөньяда рус телен һәм әдәбиятын этәрү, гуманитар өлкәдә Россия-Кытайн үзара элемтәләрен тирәнәйтү.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым в Китайскую Народную Республику. Фото: Михаил Фролов