Рөстәм Миңнеханов «Казан университетының мактаулы докторы» булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Казан университетының мактаулы докторы» дигән исем бирелде, дип хәбәр итә Казан (Идел буе) федераль университеты матбугат хезмәте.

КФУның Гыйльми советы югары уку йортының гамәлдәге Попечительләр советы башлыгын һәм ТР Президентын әлеге исемгә тәкъдим итү турындагы тәкъдимен бертавыштан хуплады. КФУ ректоры Илшат Гафуров Гыйльми совет утырышында билгеләп үткәнчә, университетка «үз элемтәләрен бүгенге көннең мәшһүр эшлеклеләре белән ныгыту бик тә мөһим».