Һәр студент укырга тиешле 5 китап

Әлеге китаплар гади түгел. Алар тормышка карата мәхәббәт уята, синең алдыңдагы ябык ишекләрне ачып, максатларыңа ирешергә ярдәм итә, ягъни әлеге китап сезнең машинагызны кабызып җибәрүче ягулык кебек.

Мэг Джей — «Важные годы: Почему не стоит откладывать жизнь на потом»

Сезнең киләсе унъеллык язмышны билгеләргә ярдәм итә торган әлеге китап һәр кешенең кулында булырга тиеш. Автор билгеләп үткән әлеге унъеллык: 20 яшьтән 30 яшькә кадәрле вакыт. Бу чорда үз үсешеңә кертелгән инвестицияләр максималь файда китерәчәк дип билгели ул. Иң кызыгы: безнең баш мие нәкъ менә шушы чорда гына күп мәгълүматны кабул итә ала. Автор өлкәннәр тормышын алга таба да кичектерергә кирәкми дип аңлата һәм үз үсеш өчен дөрес юнәлешләр бирә.

Робин С. Шарма «Монах, который продал свой «феррари»»

Дөньяның күп илләрендә бестселлерга әверелгән Робин Шарма китабы безгә рухи кризисны кичергән Джулиан Мэнтлның гадәти булмаган тарихын сөйли. Борынгы мәдәнияткә чуму аның тормышын үзгәртә. Кайчандыр бик бай тормыш кичергән Джулиан инсульт кичергәч, аңына килеп, тормышын үзгәртә. Әлеге герой Һиндстанга китеп, андагы аксакаллардан алган тормыш кагыйдәләре белән танышып, шушы китапта аларны сүрәтли.

Джон Грэй «Мужчины с Марса, женщины с Венеры»

Джон Грей үз тәҗрибәсенә нигезләнеп әлеге китапны булдыра һәм ул бестселлерга әверелә. Әлеге китапта хатын-кыз белән ир-ат мөнәсәбәтләре сүрәтләнгән. Шулай ук алар арасында булган аермалар турында аңлатма бирелә. Хәзерге вакытта туган проблемаларга чишелеш юлын күрсәткән. Мәсәлән: ир-ат хатын-кызны тыңлый белергә, ә хатын-кыз ир-атка киңәш бирмичә аны канатландырып яшәргә тиеш. Миңа калса, үзенә пар табарга, гаилә корырга теләгән кеше һичшиксез бу китапны яттан белергә тиеш.

Крис Андерсон. «TED TALKS. Слова меняют мир: первое официальное руководство по публичным выступлениям»

Әлеге китап — сәхнәдәге ясалган яхшы һәм начар чыгыш үрнәкләре җыентыгы. TED TALKS оешмасы белән күпләр таныштыр. Һәр ел саен төрле илдән килгән кешеләр үзләренә оратор ролен алып, бу конференциядә яңа үзләре уйлап тапкан идеяләре турында сөйлиләр, халыкка җиткерәләр. Бу китапта дөрес текст язу, аудиториянең игътибарын җәлеп итү өчен бик файдалы инструментлар бирелгән. Реаль мисаллар күп булу сәбәпле, китап җиңел укыла һәм аны кызык түгел дип әйтеп булмый.

Стивен Хокинг «Краткая история времени. От Большого Взрыва до черных дыр»

Әлеге фәнни-популяр китап танылган физик — Стивен Хокинг тарафыннан языла. 1988 нче елда беренче тапкыр Американың «Bantam Books» нәшрият йортында басыла. Китапта Галәмнең барлыкка килүе, табигать киңлеге, «черная дыра», суперструн теориясе һәм кайбер математик проблемалар турында сөйләнә. Әмма басманың битләрендә e=mc2 формуласыннан кала бер формула да очрамый, чөнки бу китап укучыларга аңлаешлы һәм гади телдә язылганга күрә, тиз арада халыкның күңелен яулап ала.

Күзәтүне Илсинә ТИМЕРОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.