Һәр студентка барып җитсен!

Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты УНИКСның кече залында 1-4 курслар һәм магистр академик төркемнәренең старостаты булды. Мәгълүм булганча, университет күләмендәге мондый чара елга ике тапкыр 2 сменада оештырыла. 

Бүгенге очрашу да тулы залда үтте. Старостат эшендә 2017/2018 уку елының 2 нче семестрында университетта укыту эшчәнлеген, мәдәни, иҗтимагый һәм спорт-сәламәтләндерү чараларын оештыруга кагылышлы сораулар каралды. Шулай ук КФУ тулай торакларына 2018/2019 елгы уку елына студентларны урнаштыруда яңа тәртипләр турында да сөйләнде. Старостатта КФУ Социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректор Ариф Межведилов, КФУ Яшьләр сәясәте буенча департамент директоры Юлия Виноградова, Иҗтимагый оешмалар һәм кураторлык институты белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ольга Мысовская, Студентларны тулай торакка урнаштыру һәм анда укудан тыш эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Ирина Бабайкина катнашты.

Иң беренче булып, Ольга Мысовская чыгыш ясады. Ул старосталарны тиздән университет күләмендә булачак чаралар белән таныштырды. Ел саен КФУ Яшьләр эшләре буенча департамент тарафыннан 250 чара үткәрелә. Әйтик, 5 нче мартта ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы академик төркем» конкурсы старт ала. Ул КФУ өчен уникаль конкурс булып санала. Быел ул 2 этапта 27 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс берничә номинациядә үтә. Анда теләсә кайсы курс төркеме катнаша ала.  Җиңүчеләр Санкт-Петербургка һәм Түбән Новгородка юллама белән бүләкләнәләр. Конкурста катнашу буенча беренче консультация 14 нче мартта оештырыла һәм ул УНИКСның спорт блогында 214 нче аудиториясендә булачак. Моннан тыш, планлаштырылган чаралар исемлегендә «КФУның студентлар лидеры» конкурсы, һәр елны уздырыла торган һәм быел 4-6 апрель көннәрендә үтәчәк «Точка зрения» халыкара студентлар конференциясе, «Интеллектуаль яз» фестивале бар. Боларның барысы турында да тулырак мәгълүматны КФУ сайтыннан һәм социаль челтәрдәге рәсми пабликлардан табарга мөмкин.

Мәдәни чараларга килгәндә, бүген, 2 нче мартта, «Мисс КФУ» матурлык бәйгесе финалы үтте. Анда 22 гүзәл кыз катнашты. Быел әлеге конкурс нибары икенче тапкыр гына оештырыла.

Язның иң масштаблы чараларының берсе — «Студентлар язы» 12 марттан 22сенә кадәр дәвам итәчәк. Гала-концерт 18 нче апрельгә планлаштырылган. Шулай ук тирән тарихи традицияләрне яңарту максатыннан КФУда «Язгы бал» оештырылып килә.

Спорт һәм сәламәтлек өлкәсенә караган чаралар да байтак оештырыла һәм оештырылачак. Хәзерге вакытта институтларда «Сәламәтлек поезды» үтә. Аның кысаларында студентлар һәм укучылар Яшел Үзәндә урнашкан ял базасына барып кышкы табигатьтә ял итә, чаңгы-чанада шуа ала. «Сәламәтлек көне» традиция буенча 7 нче апрельгә планлаштырылган.

Мөмкинлекләре чикле студентлар өчен дә төрле кызыклы чаралар үткәрү күздә тотыла. Әйтик, 15 нче марттан алып бер ай дәвамында «Город моими глазами» дигән кул эшләре, рәсем конкурсы үткәрелә.

Җиңү көне бәйрәменә багышлап үткәрелә торган чаралар һәм акцияләр дә байтак. Болар: «Җиңү маршы», «Георгий лентасы» акциясе. Алар университет күләмендә генә түгел, республика күләмендә дә үткәрелә.

Икенче булып, КФУ мәгариф департаментының практика һәм укучыларны эшкә урнаштыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Закирова чыгыш ясады. Ул укыту һәм белем алуга кагылышлы сорауларга ачыклык кертте. Студентлар бигрәк тә аңа бик күп сораулар бирделәр. Ни дисәң дә, студентның төп эше — уку һәм моны онытырга кирәкми. Эльвира Рәшит кызы шундый сорауларның берсенә җавап биреп, Конфедерацияләр кубогы уздыру сәбәпле әлегә укыту процессына үзгәрешләр кертелү турында мәгълүмат юк диде. Студентларның төп өлеше сессияне 3 нче июньнән 30ына кадәр арада тапшырачаклар.

Инде берничә ел  КФУ студентлары БДИ (ЕГЭ) үткәрү пунктларында иҗтимагый күзәтүче буларак эшли. Аларның исемлеге алдан ук билгеле була. Бу эштә катнашу студентларга җәйге практика буларак та санала ала дип хәбәр итте Эльвира Закирова.

Шулай ук иң күп сораулар тулай торак мәсьәләренә кагылышлы бирелде. Җыелышта катнашучы старосталар студентларының 7 нче тулай торакта (Бутлеров урамы) суык булуга, ә 4 нче тулай торакта (Кызыл Позиция урамы) кайнар су булмауга зарлануларын белдерделәр. Барлык сораулар да протоколга теркәп барылды һәм алга таба чишелер дигән өмет җиткерелде.

КФУ Яшьләр сәясәте буенча департамент директоры Юлия Виноградова быелдан башлап студентларны тулай торакларга урнаштыруга үзгәрешләр кертү турында әйтте. Хәзер тулай торакка ия булу өчен студентның үзеннән дә активлык сорала. Ел дәвамында тулай торакта яшәүче студентларның рейтингы төзелә. Анда мәдәни, спорт, иҗтимагый чараларда актив катнашу, тәртип бозмау исәпкә алыначак. Тулай торакта урын бүлгәндә нәкъ әлеге рейтингка игътибар ителәчәк. Син әлеге рейтингның  нинди урынында торганлыгыңны беләсең килсә, педагог-оештыручыларга яки тулай торак активына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Апрельдән башлап һәр тулай торакта гомуми җыелышлар үтәчәк. Киләсе елда да торакка ия булу өчен гариза язарга кирәк.

Һәр елдагыча беренче курслар һәм чит илләрдән студентлар, шулай ук аспирантлар Универсиада авылында яшиячәк. Студентларны тулай торакка урнаштыру һәм анда укудан тыш эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Ирина Бабайкина, урнашу эшендә кыенлыклар килеп чыкмасын өчен һәр студентка нәкъ билгеләнгән вакытта тулай торакка урнашу өчен килергә кушты. Алда без искәрткән рейтинг бүгенге көндә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студентлары арасында кулланыла һәм сынау үтә. Алга таба нәкъ әлеге система буенча эшләргә планлаштыралар. Шунысын да искәртик, КФУда 30 тулай торак бар, аларда 13 мең студент яши.

КФУ Социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Ариф Межведилов старосталардан яңгыраган барлык мәгълүматның һәр студентка барып җитүне тәэмин итүне сорады. Шулай ук институтларда барлык өлкәгә кагылышлы директор урынбасарлары белән актив эшләргә дигән теләк җиткерде.